Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район осеменаторлары ясалма орлыкландыру буенча укуларда катнашты

Бәйрәкә авыл җирлеге территориясендә эшләүче "АгроМир" җәмгыяте базасына узган шимбә иртәсендә җыелган ясалма орлыкландыру технологлары малларны фән кушканча аталандыруның серләренә төшенде.

Бөгелмә нәселле маллар предприятиесе белгече Фаил Бадыйков райондагы хезмәттәшләре белән ана малларны харьков һәм евроысуллар нигезендә ясалма орлыкландыру технологиясе буенча тагын бер кат аңлату эше уздырды. Малларны ясалма орлыкландыру процессын гамәлдә башкарып күрсәтте. Район белгечләре үзләрен кызыксындырган шактый сорауларга җавап тапты. Әлеге вазифага күптән түгел генә алынган осеменаторлар Бадыйков җитәкчелегендә тагын бер кат эш тәртибенә төшенделәр. Соңыннан "АгроМир" җәмгыяте ясалма орлыкландыру технологы Фәүзия Баяҗитова савым комплексында үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашты - ул теләккә килгән сыерны евроысул белән аталандырып күрсәтте.

Вакыйга урыныннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев