Район терлекчеләре каршында югары продуктлы таналар үстерү бурычы тора
Бүген районда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Ришат Зарипов катнашында терлекчелек тармагы буенча семинар-киңәшмә узды.
Көннең беренче өлешендә район агротармак җитәкчеләре һәм белгечләр узган тугыз айда башкарылган эшчәнлеккә анализ ясады. Хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең көнлек артымы түбән булуына, бозаулар арасында үлем-китемнең күп булуына борчылган башкала кунагы республика җитәкчелегенең 2018 елда район аграрчылары алдына югары продуктлы таналар үстерү бурычын куюын ассызыклады. Әмма терлекчелеккә карата түбән мөнәсәбәт булганда, мондый максатка ирешү авыр булачак, диде ул. Бозауларны үстерү буенча Ришат Зарипов биргән эшлекле киңәшләрнең тормышка ашыру мөмкинлеге белән фермер Ансель Вафауллин хуҗалыгында танышырга мөмкин булды. Чарада катнашучылар фермада кышлау барышы белән якыннан танышты.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев