Россия авыл хуҗалыгы үзәге кисәтә: Татарстанда бөртеклеләргә зарарлы кандалалар куркынычы яный!
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Үсемлекләрне яклау бүлеге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә ташбака-кандалалар таралуы турында хәбәр итә.
Зарарлы ташбака-кандала – бөртекле авыл хуҗалыгы культураларына зыян китерүче корткыч, ул үсемлекләрнең үсү һәм өлгерү чорында аеруча актив була. Кышны алар урманда яфрак катламы астында, саклау өчен бодай салынган амбарларда үткәрәләр.
Бөҗәкне еш кына бодайның яшь сабакларында яисә өлгереп килә торган башакларда күрергә мөмкин.
Бөҗәк берничә төстә булырга мөмкин: соры, көрән-соры, сары-соры, ул башка корткычлардан бик каты щит-панцирлы булуы белән аерылып тора, аның өслеге төрле бизәкләрдән – нокталар яисә линияләрдән тора.
Ул бик тиз оча һәм, азык эзләп, 200 километрга кадәр ара узарга мөмкин!
Авыз аппараты – чәнечкеле-суырткычлы, аның ярдәмендә корткыч, бодай сабагын тешләп, үсемлек капиллярларыннан аның согын суыра.
Кинәт кенә ишәеп китү аркасында зарарлы кандалалар аерым бер кишәрлектә бодай уңышының күпмедер өлешен яисә тулысынча юкка чыгарырга мөмкин.
Личинкадан имагога әверелүнең тулы циклы 20-30 көн тәшкил итә, шул вакыт эчендә бөҗәк өлгерүнең биш этабын уза һәм зур кандалага охшый бара. Әгәр личинкалар күбрәк үзләре туган үсемлектә торсалар, имагога әверелгәч, ташбака-кандалалар күрше башакларга актив күченәләр һәм, зуррак кишәрлекләрне биләп, әкренләп, тагын да күбрәк үрчиләр.
Татарстан Республикасында кандалаларның 2 төре бар: мавр кандаласы һәм очлы башлы кандала.
Мавр кандаласы. Арышны, бодайны, арпаны, солыны, кукурузны һәм тарыны зарарлый. Зарарланган яфраклар саргаялар, кибәләр, үсемлекләр үсүдән туктала.
Личинкалар һәм яшь кандалалар башакларда тукланганга күрә, төп зыянны алар ашлык бөртегенә китерәләр. Бөртекләр ваклана, хәлсезләнә, алардан икмәк пешерү сыйфаты да начарлана, буш башаклар барлыкка килә.
Очлы борынлы элия. Йомырка салу май урталарында башлана һәм кандалаларның бөтен яшәү чорында дәвам итә, ул чор өлгереп килә торган бодайның сөтле йомшак чагына һәм балавызлана торган вакытына туры килә. Личинкалар күбрәк бодай, арпа һәм башка бөртеклеләрнең генератив өлешләрендә тукланалар.
Корткычның күпләп таралуын булдырмас өчен хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм агрономнарына икмәк кандалаларының имаго һәм личинкаларын ачыклау буенча мониторинг оештырырга тәкъдим итәбез.
Икътисадый зыян чиге (ЭПВ)
Ташбака-кандалаларның үсеш стадиясе Үсемлекләрнең үсеш фазасы ЭПВ
Имаго Көпшәләнү Көзге һәм язгы культураларда 1 кв. метрга 2 кандала
Личинкалар Ашлык бөртегенең өлгерүе 1 кв. метрга 3-5 личинка
ЭПВ артып киткәндә, 1.2584-10 СанПиНның 2.19 пункты таләпләренә таянып, «Россия Федерациясе территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге» нигезендә түбәндәге препаратлар белән инсектицид эшкәртүләр үткәрергә кирәк: Каратэ Зеон, МКС; Гладиатор, КЭ; Самум, КЭ; Альфацин, КЭ; Децис Профи, ВДГ; Конфидор Экстра, ВДГ; Би-58 Новый, КЭ; Фастак, КЭ яисә рөхсәт ителгән башка инсектицидлар.
Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр, консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез.
Телефон: 8 (843) 277-88-80.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев