Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

"Таң" хуҗалыгында уҗымнарны тукландыруга төшәчәкләр

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин район басуларында булды

 

Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов һәм авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин озатып йөрде. Аерым алганда, Урыссу авыл җирлегендә эшләп килүче «Таң» җәмгыятендә алар ашлык келәтендә, шулай ук машина-трактор паркында булды, анда язгы кыр эшләренә техниканың әзерлеге белән таныштылар. Башка техника арасында үзебезнең илдә җитештерелгән яңа чәчкеч күзгә ташланды. Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Гарипов сүзләренә караганда, туфрак уҗымнарны тукландыруга әзер булган көнне үк техника кырларга чыгачак.

Әлеге авыл хуҗалыгы коллективында сөрүлек җирләре 1985 гектар били, шуның 130 гектарында - уҗымнар. Сабан культураларының мәйданы 1000 гектар тәшкил итә, калган өлеше көнбагыш һәм мал азыгы культураларына бирелгән. Уҗым арышы басуында аграрийлар шытымнарның торышы белән танышты. Сәгадәтулла Төхбәтуллин сүзләренә караганда, биредә урыны белән орлыкны утырту тирәнлеге тиешенчә булмаган, бу инде тишелештә чагылыш тапкан – аларны тигез дип атап булмый. Чәчүлекләрне тергезүгә минераль ашламалар кертү ярдәм итәчәк. Биредә уҗымнарны тамырдан тукландыруга югарыда аталган чәчкеч ярдәмендә керешәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев