Татарстан урып-җыюның икенче, катлаулырак фазасына керде: югары темпларны саклап калу аеруча мөһим
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыюның барышы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров сүзләренә караганда, урып-җыюның беренче өлеше оешкан төстә узган - бу барлык урып-җыю комплексын тагын да сыйфатлырак әзерләү һәм урыннарда эшләрне тиешле дәрәҗәдә оештыру нәтиҗәсе.
Бүгенге көнгә республикада 838 мең га (узган елда шул көнгә 632 мең га) җыеп алынган. 3 млн 225 мең тонна суктырылган. Уртача уңыш - 38,7 ц/га (2019 елның шул ук чорына караганда гектардан 7,5 центнер артык).
Без урып-җыюның икенче, катлаулырак фазасына кердек, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, явым-төшемнәр күп булу аркасында күп кырларда игеннәр ауган, кайбер җирләргә бөтенләй кереп булмый. Хәзер калган мәйданнарда икмәкне җыюның югары темпларын саклап калу аеруча мөһим.
"Синоптикларның алдагы ун көнгә фаразлары буенча - аяз көннәр булырга тиеш, аннан файдаланып калырга кирәк. Кайбер хуҗалыклар якын көннәрдә урып-җыюны төгәлләргә торалар. Эш күләме зур булган хуҗалыкларга бүген үк буш комбайннарны җәлеп итү турында сөйләшергә кирәк», - диде министр.
Аннары ул бүгенге көнгә кырларга зоналар буенча анализ ясады. Идел алды зонасында уңдырышлылык буенча Тәтеш районы лидер - 54,3 ц/га, аның артыннан Буа районы бара - 41,9 ц/га.
Көнбатыш Кама аръягында - Нурлат һәм Спас районнары алда бара - 44,4 һәм 40 ц/га.
Көнчыгыш Кама аръягында – бу зона буенча, шулай ук бөтен республика буенча Зәй районы лидер - 59,9 ц/га.
Сарман һәм Актаныш районнарында бераз түбәнрәк күрсәткеч – 50,6 һәм 46,9 ц/га.
Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягы: биредә Азнакай районы алда бара - 45 ц/га, иң түбән күрсәткеч бу зонада Бөгелмә районында – 31,6 ц/га.
Кама алды зонасы. Кукмара һәм Мамадыш районнары һәр гектардан 45 һәм 42,2 центнер суктыралар.
Урып-җыю белән беррәттән кырда башка эшләр дә дәвам итә. Хәзер киләсе ел уңышына нигез салу – көзге культуралар чәчү өчен бик мөһим чор. 2021 ел уңышы өчен 540 мең гектарга якын көзге культуралар чәчү планлаштырыла (шулардан көзге арыш – 132 мең га, көзге бодай – 405 мең га, тритикале – 4 мең га).
Күп хуҗалыклар чәчүгә керештеләр инде. Бу мәйданнарда чәчүне 5 сентябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк, чөнки соңгарып чәчү, кагыйдә буларак, яңадан чәчүгә китерә, дип билгеләп үтте министр.
Уҗымнар өчен күчмә фонд орлыкларын чәчү аеруча мөһим, ул тигез шартларда 5 центнер һәм аннан да күбрәк өстәмә уңыш бирә, яисә аакчага күчергәндә, гектардан 4 сум һәм аннан да күбрәк керем аларга мөмкин, чөнки мондый орлыклар өлгерүнең бөтен фазасын узган була, дип искәртте Марат Җәббаров.
Ул билгеләп үткәнчә, узган ел көзге культуралар уңышы мул булуга да карамастан (1,0 млн.тоннага якын) күчмә фондка ашлыкны барысы да салмаган иде.
Быел без күчмә фонд орлыкларын тиешле күләмдә салырга тиеш, диде ул, ә безнең уңыш бу бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Кемнең ничек эшләве турындагы мәсьәләгә без ноябрь ахырында, бөтен орлык материалын салып бетергәч, әйләнеп кайтырбыз, диде министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев