Татарстанда 420 мең га мәйданда уңыш җыелган
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенең барышы һәм туфрак эшкәртү турында мәгълүмат бирде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, бүгенге көндә барлык аграрийлар өчен төп бурыч - уңышны минималь югалтулар белән вакытында җыеп алу. Ашлык амбарларына беренче миллион тонна ашлык кергән инде. Бүгенге көнгә игенннәр 420 мең гектар мәйданда җыелган, 1 млн. 690 мең тонна суктырылган, уртача уңыш - 40,3 ц/га. “Сигез районда уңдырышлылык гектардан 45 центнердан артып китә. Республика буенча ашлык 28% мәйданда җыелган. Әлки, Буа, Нурлат, Апас һәм Зәй районнарында җитештерүчәнлек югарырак. Агымдагы атна мөмкин кадәр җитештерүчән булырга тиеш. Эш фронты җитәрлек, икмәк бөтен җирдә өлгергән. Үз алдыбызга тәүлеккә 4%ка кадәр - 60 мең га суктыру бурычын куябыз”, - диде министр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, республиканың техник куәте тәүлеккә 58 мең гектарга кадәр суктырырга мөмкинлек бирә. Әмма атна башында явым-төшем аркасында игенчеләр бу мөмкинлекнең 40 %ын гына үти алдылар, бу көнгә уртача 25 мең гектар тәшкил итә. Соңгы 3 көндә 11 район, һәркөнне 167 мең тоннадан алып 200 мең тоннага кадәр ашлык суктырып, нык эшләп алдылар. Болар - Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Кайбыч, Чүпрәле, Биектау һәм башка районнар. Шул ук вакытта, бер үк шартлардагы аерым районнар урып-җыю паркының яртысын да гамәлгә ашыра алмады, болар: Бөгелмә, Азнакай, Мамадыш, Спас районнары.
Министр туфракны көзге эшкәртүгә аерым игътибар бирергә өндәде. Быел бөртекле культураларны 1,9 млн. га мәйданда җыеп алырга кирәк, эш барышы Министрлык тарафыннан көн саен күзәтелеп барыла. Әлегә 80 мең гектар эшәкртелгән - бу җыелган мәйданның 19 %ын тәшкил итә. Соңгы көннәрдә, техника куәтенең 7%ын кулланып, көн саен 8-12 мең га мәйдан эшкәртелә. Булган 3 мең агрегатның 300гә якыны җәлеп ителгән, чөнки механизаторларның күбесе урып-җыюда һәм терлек азыгы әзерләүдә эшли. Шуңа күрә районнарның яртысы туфракны төп эшкәртүгә керешмәгән әле.
Шул ук вакытта оптималь агротехник срокларда 500 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчәргә кирәк булачак. Моның өчен хуҗалыкларда 600гә якын югары җитештерүчәнлекле чәчү комплексы һәм 2 меңнән артык чәчү агрегаты бар. Чәчүнең сыйфатын тәэмин итү максатларында Марат Җәббаров чәчүне контрольдә тотуның цифрлы системаларынннан файдаланырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев