Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда 5 ел эчендә фермер хуҗалыклары саны 32 процентка кимегән

Соңгы 5 елда республиканың авыл хуҗалыгында крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр саны 32%кә кимегән.

Әлеге вакытта төбәктә 398 мең шәхси ярдәмче хуҗалык  һәм 2,6 мең крестьян-фермер хуҗалык исәпләнә, – дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Шул ук вакытта, 2025 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 400 миллиард сумга җиткән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 7,3%кә күбрәк. Кече формадагы хуҗалыклар бу күләмнең 40%ын тәэмин иткән. Ләкин белгечләр бер хәвеф турында искәртә. Чөнки фермерлар алар җитештергән продукцияга түбән  бәяләр, югары кредит ставкалары, бюрократик каршылыклар һәм күзәтчелек органнарының артык контрольләре аркасында эшләвен  туктата. 

Крестьян-фермер хуҗалыклар санының кимүе аркасында азык-төлек иминлегенә куркыныч яный һәм кече торак пунктларның юкка чыгуына китерергә мөмкин. Зур холдинглар бодай, кош ите, дуңгыз ите җитештерә, ләкин сөт, бәрәңге, яшелчәләр һәм сыер ите традицион рәвештә фермерлар тарафыннан тәэмин ителгән иде. Белгечләр отчетлыкны гадиләштерү, сезон вакытында тикшерүләрне тыю һәм 1-2%лык ташламалы кредитларны кире кайтаруны тәкъдим итә. Чөнки бу чаралардан башка авыллар "йокы районнарына" әверелү яки бөтенләй юкка чыгу куркынычы астында тора.

https://dzen.ru/news/story/4c614174-9d6d-5dc5-8cfe-52059a8498fa?lang=ru&from=reg_portal&rubric=Kazan&fan=1&t=1776713497&persistent_id=3330573019&cl4url=444f5bcb2de9ea74bd36ea389c16baa8&tst=1776714054&story=83d270f9-c653-5e5d-ba39-6ab8ef3bfbd2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев