Татарстанда бер елда 5,3 мең гектар мәйданда урманнарны тергезү уздырылды
Бүгенге көндә республиканың урманнары 1,6 миллион гектардан артык җирне били.
Урманлылык күрсәткече 22,5 процентны тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан шәһәрендә министрлыкның йомгаклау җыелышында белдерде.
"Хисап елында урман хуҗалыгының эшчәнлеге "Экология иминлеге" дигән илкүләм проектның "Урманнарны саклау" федераль проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән иде. Проектның иң мөһим максаты – киселгән һәм зыян күргән урман мәйданнарын яңадан торгызу һәм үрчетү. План буенча әлеге күрсәткеч 100 процент булырга тиеш иде, әмма ул арттырып үтәлде", - дип аңлатты ул.
Төбәк проектының "Урман торгызу мәйданнарын урманнар урнашкан җирләргә кертү" индикаторы да уңышлы башкарылды. Урман белгечләренең тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2,5 мең гектар җирдәге ясалма урманнар урман җирләре исемлегенә кертелгән.
"2030 елга кадәр безнең алда өч төп күрсәткеч буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешү бурычы тора", - дип әйтте Кузюров.
Узган елда урман фонды җирләрендә урманнарны торгызу эшләре 2,8 мең гектар мәйданда башкарылды. Бу эшләр, шул исәптән, "Экология иминлеге" илкүләм проекты ярдәмендә дә (1,6 мең гектарда) гамәлгә ашырылды.
"ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада "Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү" тармак программасы эшли. Аның кысаларында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә 902 гектар җирдә эрозиягә каршы агачлар утырту эшләре башкарылды. Шулай ук, министрлык карамагындагы оешмалар 1100 гектар мәйданда парник газларының таралуын киметү максатыннан саклагыч урман утыртмалары булдырды", - дип билгеләп үтте Кузюров.Моннан тыш, 2025 елда 533 гектар җирдә компенсацияләү максаты белән урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылды. "Саклагыч утыртмалар һәм ясалма урманнар булдыру юнәлешендәге барлык эшләрне исәпкә алганда, узган елда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре гомуми 5,3 мең гектар мәйданда уздырылды", - диде Кузюров.
ТР Экология министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясе IT-паркта узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев