Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда беренче тапкыр бер ел эчендә 2 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән

2022 елда Татарстанның барлык категориядәге хуҗалыкларында 2 млн 10 мең тонна сөт җитештерелгән.

Республика тарихында мондый еллык күрсәткечкә беренче тапкыр ирешелде. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
«Моңа күбесенчә 22 югары технологияле сөт комплексын төзү һәм аларны файдалануга тапшыру ярдәм итте. Төзелгән комплексларны тутыру һәм көтүне яңарту өчен республикага 19 мең баш югары нәтиҗәле нәсел таналары кайтарылды», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул терлекләрне баланслы тукландыру өчен республиканың 18 районында 38 азык үзәге төзелүен өстәде. Ә уңай һава шартлары сыйфатлы еллык азык запасын булдыру өчен мөмкинлек бирде.
Җәббаров сүзләренчә, быел сөт җитештерүне 1,5 процентка, ит һәм йомырка җитештерүне 1 процентка арттыру планлаштырыла. Моннан тыш, 25 сөт комплексы һәм 22 азык үзәге төзү ниятләнелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев