Татарстанда ел башыннан алып эре мөгезле маллар саны кимегән
2026 елның март ахырына Татарстанда 816,9 мең баш эре мөгезле мал исәпләнгән.
Бу — 2025 елның шул чорына караганда 4,6%ка азрак, диелгән Татарстанстат мәгълүматларында.
Республикада сыерлар саны - 0,3%ка, 311,7 мең башка кадәр, ә сарыклар һәм кәҗәләр - 13,5%ка, 265 мең башка кадәр кимегән.
Шул ук вакытта, хисап чоры нәтиҗәләре буенча, төбәктә кош-корт (+1,8%, 18,9 млн баш) һәм дуңгызлар (+4,3%, 501,4 мең баш) саны арткан.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Чистайда 3,5 миллиард сумга терлекчелек комплексы сатуга куелган. Бу — Татарстандагы «әзер бизнес» категориясендәге иң кыйммәтле тәкъдим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев