Татарстанда көзге культураларның 85 процентка якыны яхшы дип бәяләнә
Татарстанның 412 мең гектар мәйданда чәчелгән көзге культураларның 85 проценты яхшы һәм канәгатьләндерерлек хәлдә.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Язгы бөртекле, кузаклы һәм ярмалы культура орлыклары белән тулаем тәэмин ителеш 120 проценттан артып китә, аларның чәчүлек сыйфатларын тикшерү дәвам итә.
Ленар Гарипов сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда сатып алынган кукуруз орлыклары белән тәэмин ителеш – 56 процент, көнбагыш белән 62 процент тәшкил итә. Шикәр чөгендере буенча норма, булган барлык килешүләрне исәпкә алып, 100 процентка үтәлгән.
Шулай ук республика быелгы уңыш өчен 335,2 мең тонна минераль ашлама сатып алган.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев