Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда сөт сатудан кергән табыш 18 процентка кимегән

Сөт җитештерүдәге барлык үсешне (97%) алты гына район тәэмин итә, диярлек. Болар: Кайбыч, Әтнә, Минзәлә, Әгерҗе, Балтач һәм Кукмара районнары.

Татарстанда, җитештерү күләмнәренең уңай динамикасына карамастан, 2026 елның беренче кварталы йомгаклары буенча сөт сатудан кергән табышның 18 проөентка ка кимүе теркәлгән. Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Аның сүзләренчә, керем кимүнең төп сәбәбе сатып алу бәяләренең кимүе булган.

Төбәк аграрийларының авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан өч айда гомуми кереме 50 млрд сумга якын тәшкил итте. Терлекчелек 35 млрд сум (гомуми сумманың 69% ы) китерде, бу узган ел күрсәткечләреннән 3% ка кимрәк. Аерым алганда, терлек һәм кош-корт сату — 15,7 млрд сум, ә йомырка сату 2,6 млрд сумлык тәшкил иткән.
https://trt-tv.ru/2026/05/01/v-tatarstane-vyruchka-ot-realizaczii-moloka-snizilas-na-18/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев