Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Уныш” җәмгыяте: ашлык – келәтләрдә, чиратта – көнбагыш

"Уңыш" җәмгыяте җитәкчесе белән 90 гектардан чак кына артык булган мәйданга барып җиткәндә, хезмәт коллективының алдынгы механизаторы Рәмис Галиев карабодайның соңгы теземен суктырып чыгып килә иде. Атна башында яссытугайлылар игеннәрне урып-җыюны тәмамлады. Алар бүген салам төргәкли, туфракны туңга сөрә. - Ел бик үзенчәлекле килде. Башак тулганда явым-төшем булмавы, әлбәттә, тискәре...

"Уңыш" җәмгыяте җитәкчесе белән 90 гектардан чак кына артык булган мәйданга барып җиткәндә, хезмәт коллективының алдынгы механизаторы Рәмис Галиев карабодайның соңгы теземен суктырып чыгып килә иде. Атна башында яссытугайлылар игеннәрне урып-җыюны тәмамлады. Алар бүген салам төргәкли, туфракны туңга сөрә.

- Ел бик үзенчәлекле килде. Башак тулганда явым-төшем булмавы, әлбәттә, тискәре нәтиҗәсен күрсәтми калмады. Әмма бүген икмәкләрне һава торышы уңай торганда җыеп бетерә һәм бөртекне коры килеш складларга урныштыра алуыбыз - безне аеруча да сөендерә, - дип сөйли Аяз Шафигуллин.

Табигать шартлары аркасында уракка ике атнага соңга калып керешү "Уңыш" җәмгыяте механизаторларын аеруча мобильләшергә мәҗбүр итә. Уракны аеры ысул белән алып бару да эшне тизләтә төшә.

"Уңыш" җәмгыятенең иген кырлары быел да яхшы уңыш бирә. Бодайның һәр гектарыннан 25-27 центнерга кадәр бөртек чыккан участоклар булса, арпа кырлары игенче башкарган тырыш хезмәткә тагын да мулрак уңыш белән рәхмәтен чагылдыра - уртача 35-37 центнер икмәк җыйнала. Карабодайның да уңышы елына күрә начар түгел. Нәтиҗәдә, хезмәт коллективы үз хаҗәтләреннән күпкә артык күләмдә икмәк җыеп ала. Сату бәясе дә кулай булса, без ашлык сатып, банк кредитларын бернинди проблемасыз каплый алыр идек, дип уфтана җитәкче.

"Уңыш" җәмгыяте икенче елын инде майлы культуралар үстерүгә йөз тота. Бүген 343 гектарда орлыкка дип үстерелгән көнбагышның матур гына өлгереп килүе мул уңышка өмет уята. Иң мөһиме, һава торышы гына аяк чалмасын. Бар да уңай килгәндә, уңышлылар 10 октябрьдән дә соңга калмыйча, көнбагыш бөртеген суктыруга керешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев