Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Уңыш» җәмгыятендә уҗым культураларын өстәмә тукландыруга керештеләр

Хуҗалык механизаторлары 165 гектар мәйдандагы уҗым бодае басуына чыкты.

Шытып чыккан уҗымны аммиаклы селитра белән тукландыру «Туман» агрегатында башкарыла. Агрегат белән тәҗрибәле оператор Илнар Хәлилов җитәкчелек итә. Ашламаны КамАЗда Ленар Шәрипов китерә, ягулык җибәреп тору эше Ирек Хәлиуллинга йөкләтелгән. 
Хуҗалык башлыгы Айнур Әхмәдиев билгеләвенчә, әлеге эшләрне "уңыш«лылар өч-дүрт көндә башкарып чыгарга ниятли. Гомумән алганда, 860 гектар мәйдандагы уҗым культурасын тукландыру каралган. Күпъеллык үләннәрне тукландыруга килгәндә, 140 гектарда эшләр төгәлләнгән дә инде. Әхмәдиев әйткәнчә, калган 100 гектар мәйданда тукландыру эшләрен башкару әлегә кичектерелә, сәбәбе — туфракның дымлылыгы. 

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев