Урып-җыю ахырына якынлаша
Ютазы районының авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенгә 77% уңыш җыеп алынган, уңдырышлылык бер гектардан 22,4 центнер тәшкил иткән.
Байтак хуҗалыклар, шул исәптән «Нәбиуллин», «Гафиятов», «Әхмәтшин», «Кәлимуллин» һәм башка крестьян-фермер хуҗалыклары бөртекле культуралар җыюны төгәлләгән дә инде. Тоташ алганда, 14,5 мең гектар җир эшкәртелгән. Уҗым ашлыгы чәчү дәвам итә, эшне тиз арада төгәлләү күздә тотыла.
Күркәм йола буенча ел саен урып-җыю эшләре чорында алдынгы комбайнчыларга хезмәттәге казанышлары өчен премияләр тапшырыла. Быел да бу йоладан тайпылмадылар. Күптән түгел район башлыгы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы белән берлектә кимендә 1000 тонна ашлык суктырган ике игенчене хөрмәтләде, аларга премия алуга сертификатлар тапшырылды. Быел җитештерү нәтиҗәләренә генә түгел, хәвефсезлек мәсьәләләренә дә аеруча зур игътибар бүленде. Беренчеләрдән булып, «АгроМир» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Мәүзир Латыйпов бүләкләнде. Байтак еллар дәвамында ул югары һөнәр осталыгы һәм эшенә тугрылык үрнәге күрсәтә. Бу кеше үз эшенең фанаты дип әйтсәк тә, һич арттыру булмас. Аяз Шәфыйгуллин нәкъ Мәүзир Латыйпов ише кешеләр үрнәгендә авылның чәчәк атуын һәм үсеш кичерүен билгеләде. «Нәбиуллин» крестьян-фермер хуҗалыгыннан янә бер комбайнчы Рамил Басыйров та үз эшенә җаваплы карауган, иртә таңнан кара төнгә кадәр басудан кайтып кермәгән алдынгы механизатор.
Уңыш җыю белән беррәттән, яңа авыл хуҗалыгы чорына әзерлек эшләре дә чәмле бара. Хәзер туфракны әзерләү һәм сыйфатлы орлык сатып алуга аеруча зур игътибар бүленә. Хуҗалыклар уңдырышлылыкны арттыру һәм продукция сыйфатын яхшырту өчен агротехника ысулларын үзвакытында куллана. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы бөртеклеләрне җыеп алуның югары нәтиҗәсенә барлык чаралар да вакытында һәм агротехника срокларында башкарылган хуҗалыкларда ирешелүен ассызыклады. Бу авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең барлык технология процессларын тирәнтен аңлап эшләвен раслый. Районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең эше урып-җыю чоры төгәлләнү белән генә бетми әле. Алда игенчеләрне агымдагы авыл хуҗалыгы елын төгәлләү һәм киләсе чорга әзерләнүгә юнәлтелгән мөһим чаралар көтә.
Юлия Дәүләтбаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев