Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю, азык әзерләү, туфрак эшкәртү, көзге чәчү...

«Кәрәкәшле» җәмгыятендә район аграрийларының күчмә семинар-киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эше район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Динар Хәкимов җитәкчелегендә үтте.


Семинарның гамәли өлешендә «Кәрәкәшле» җәмгыяте җитәкчесе Данияр Нәбиуллин нәтиҗәле терлекчелек технологиясе белән таныштырды. Исегезгә төшерәбез, ул җитештерүгә маллар белән идарә итүнең компьютер программасын кертте.

Районда цифрлы терлекчелек ышаныч белән гамәлгә кереп бара. Гомумән алганда, бу көнне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең зур сөйләшүе булды, анда барлык көнүзәк темалар күтәрелде. Бу урып-җыю кампаниясе, азык әзерләү, уңышы җыеп алынган җирләрне сөрү, көзге чәчүгә әзерлек.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча белгече Нелли Миңнуллина билгеләп үткәнчә, районда 49 тонна сөт савыла, бер сыерга савым 15 литр тәшкил итә. Районда сөт җитештерүдә алдынгы урында «АгроМир» җәмгыяте (14 тонна), ә район буенча иң зур үсеш «А. Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгында. 


— «А. Вафауллин» хуҗалыгында савым 11,5 тонна тәшкил итә, — дип билгеләп үтте Нелли Миңнуллина, — бер шартлы сыерга 30 литр сөт савыла. Барлык зур хуҗалыкларда да диярлек сөт җитештерүнең уңай үсеше күзәтелә. Ә менә кече фермерларга тырышырга кирәк.


Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 августына районда 10 916 баш мөгезле эре терлек (бу узган елгы күрсәткечтән тугыз башка күбрәк), шуның 3415е — сыерлар, шулай ук 113 баш ат һәм 350 сарык исәпләнә.


Киңәшмә эшендә ветеринария фәннәре кандидаты, Республика ветеринария лабораториясе ветеринария табибы Евгений Кириллов һәм «Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге» идарәсенең Казан филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин катнашты. Алар хуҗалык җитәкчеләрен үз өлкәсендәге мәгълүматлар белән таныштырды. 


Районда урып-җыю эше активлаша бара. «Уңыш», «И. Нәбиуллин», Тукай ис., «А. Тимербаев» хуҗалыклары сабан ашлыгын җыюны тәмамлады. Район буенча уртача уңыш гектардан 17 центнер тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Андрей Борисов киләсе ел уңышы өчен көзге чәчү вакытын билгеләде. Мәсәлән, 10-20 август көннәрендә сабан арышы, 15 августтан 1 сентябрьгә кадәр сабан бодае чәчәргә кирәк.


Киңәшмә эшендә аграрийларның башка мөһим мәсьәләләре дә тикшерелде. Аерым алганда, урып-җыю вакытында иминлек кагыйдәләрен үтәү, янгын куркынычсызлыгын саклау, уңышны югалтуларсыз җыеп алуның мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерделәр.
Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев