Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уҗымнарның торышы начар түгел

Уҗым басуларын карап чыгу барышында авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчелеге вәкилләре туфракның язгы тукландыруга әзерлеген билгеләде.

Уҗымнарның хәле яхшы, әмма микробиологик препаратлар белән эшкәртү өчен туфрак әлегә техника кертергә әзер түгел.

Бу хакта авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин хәбәр итте.

- “Р. Гәрәев” крестьян-фермер хуҗалыгының уҗым басулары бик матур, - диде ул. - Без Тукай исемендәге, «АгроМир», «Уңыш»  җәмгыятьләре кырларын карадык. Басуларда кар капламы юк. Авыл хезмәтчәннәренең бурычы – уҗымнарның үсеш чорында эшкәртү мөмкинлеген кулдан ычкындырмау һәм үсентеләрне вакытында тукландыру. Туфрактагы туң 12-15 сантиметрга гына эрегән. Туфракның өске катламында  дым күп. Шушы көннәрдә аграрийлар уҗымнарны аммиак селитрасы белән тукландыруга керешә алачак. Бу эшне таң атканчы үткәрү кирәклеге турында игенчеләр яхшы белә. Димәк, барлык кирәкле һәм тиешле җитештерү технологияләрен үтәгәндә, иген басуларының югары уңышына өметләнергә була.

«Уңыш» җәмгыятендә көзге бодай 432 гектар, арыш 292 гектарны били. Тукай исемендәге хуҗалыкта көзге бодай һәм арыш бер үк мәйданда - 250 гектарда чәчелгән. «АгроМир» җәмгыятендә көзге бодай 1081 гектар тәшкил итә, "Р. Гәрәев" крестьян-фермер хуҗалыгында ул 173 гектарны били.

Уҗымнарны вакытында эшкәртү язын аларның үсешендә тоткарлыклар булдырмаска мөмкинлек бирә, димәк, яңадан чәчүдән дә саклый. Моннан тыш, бу көннәрдә хуҗалыкларда орлыкларны эшкәртү бара. Исегезгә төшерәбез, орлыкларны эшкәртү аларның шытымын яхшырту, авырулардан зарарсызландыру максатыннан үткәрелә. Бүген үсемлекләрне саклау буенча чаралардан тыш, минераль ашламалар кертмичә һәм чәчү әйләнешен сакламыйча, уңышка ирешү мөмкин түгел, дип ассызыклады район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Хәкимов.

  Хуҗалыкларның чәчүлек мәйданнары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән үзара хезмәттәшлек барышында билгеләнә. Хезмәтчәннәр кайбер кишәрлекләрне, ял итәргә дип, парга калдыра.

- Район буенча пар җирләре сөрүлекләрнең 11 процентын тәшкил итә, - дип билгеләп үтте җитештерү бүлеге консультанты Андрей Борисов. - Кайбер хуҗалыклар иген басуларын кыскарту хисабына техник культураларның мәйданнарын арттырды. Күбрәк көнбагышка өстенлек бирелә. Бу культура үстерү технологиясе ягыннан артык таләпчән түгел, дип санала. Бөртеккә үстерелүче кукуруз мәйданнары артты, алар 560 гектар тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе тәкъдиме белән хуҗалыкларга әлеге культураны үстерүне киңәйтергә киңәш ителде.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев