“Уңыш” җәмгыяте өчен технология үтәлеше – төп бурыч
Берьюлы борчак, көнбагыш һәм арпа кырларында чәчүне башлаган “Уңыш” җәмгыяте механизаторлары да язгы кыр эшләренә масштаблы итеп кереште.
Җирбагар Фәнил Мәҗитов агымдагы сезонны борчак кырыннан башлады. “Быел без борчакны 60 гектарда азык-төлек һәм 100 гектарда сенаж өчен үстерүне күздә тотабыз”, - дип ачыклык кертте “Уңыш” җәмгыяте директоры Айнур Әхмәдиев. Арпа басуында исә чәчүне звено белән алып баралар. Илдар Мәрданшин культивация уздырган туфракка чәчү агрегаты белән Радил Игъдисламов керә. Рөстәм Галимҗанов башкара торган агрочара да зур төгәллек таләп итә. Бүген чәчү мәйданнарын яхшы итеп кәтүкләү аеруча мөһим. Соңгы елларда “Уңыш” җәмгыяте көнбагышны май ясау өчен махсус үстерү белән шөгыльләнә. Быел ул 230 гектар мәйдан биләячәк. Әлеге техник культура урнашачак участокларның берсендә мәшгуль булган яшь механизатор Илдар Галиев эшне кызу тота. Нәсим Сабитов культивация агрегаты белән йомшартып киткән җир суынып өлгергәнче, ул көнбагыш орлыкларын салып та өлгерә. Җирбагарларның язгы кыр эшләрен зур оешканлык белән алып баруында кырга бөртек белән минераль ашлама белән тәэмин итүдә тоткарлык тудырмаучы шоферлар Фәрит Абдуллин, Илдар Низамиев, Фоат Габделгәрәев, Ленар Шәрипов, Ирек Закировның да өлеше саллы. Сүз уңаеннан, быел уңышлылар чәчүлекләрнең һәр гектарын 60 килограмм тәэсир итү көчендә минеральҖирбагар Фәнил Мәҗитов агымдагы сезонны борчак кырыннан башлады. “Быел без борчакны 60 гектарда азык-төлек һәм 100 гектарда сенаж өчен үстерүне күздә тотабыз”, - дип ачыклык кертте “Уңыш” җәмгыяте директоры Айнур Әхмәдиев. Арпа басуында исә чәчүне звено белән алып баралар. Илдар Мәрданшин культивация уздырган туфракка чәчү агрегаты белән Радил Игъдисламов керә. Рөстәм Галимҗанов башкара торган агрочара да зур төгәллек таләп итә. Бүген чәчү мәйданнарын яхшы итеп кәтүкләү аеруча мөһим. Соңгы елларда “Уңыш” җәмгыяте көнбагышны май ясау өчен махсус үстерү белән шөгыльләнә. Быел ул 230 гектар мәйдан биләячәк. Әлеге техник культура урнашачак участокларның берсендә мәшгуль булган яшь механизатор Илдар Галиев эшне кызу тота. Нәсим Сабитов культивация агрегаты белән йомшартып киткән җир суынып өлгергәнче, ул көнбагыш орлыкларын салып та өлгерә. Җирбагарларның язгы кыр эшләрен зур оешканлык белән алып баруында кырга бөртек белән минераль ашлама белән тәэмин итүдә тоткарлык тудырмаучы шоферлар Фәрит Абдуллин, Илдар Низамиев, Фоат Габделгәрәев, Ленар Шәрипов, Ирек Закировның да өлеше саллы. Сүз уңаеннан, быел уңышлылар чәчүлекләрнең һәр гектарын 60 килограмм тәэсир итү көчендә минераль
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев