Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңгырлар көзге чәчүгә керешергә мөмкинлек бирде

Сентябрь башындагы  яңгырлар авыл хуҗалыгы эшчәннәренә  көзге чәчүгә керешергә мөмкинлек бирде.

Моңа кадәр, эссе һәм коры һава торышы шартларында, көзге чәчү зур шик астына куелды. Ике көн эчендә 16 миллиметр яңгыр яуды. Басуларны тикшерүдән  күренгәнчә, туфракта  5-10 сантиметр дым тупланган. Димәк, орлык дымлы туфракка чәчелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләре буенча, кыр эшчәннәре районның 3200 гектардагы план күрсәткечләрен үтәгән. Барлык коллективларда да инкрустацияләнгән орлыклар кулланылган, чәчү минераль ашламалар кулланып башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев