Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яссытугай авылы механизаторлары язны тулы хәзерлек белән каршы ала

Сүрәттә: Фәнил Мәҗитов, Илмир Мәрданшин, Нәсим Сабитов, Ирек Закиров - кырчылыкның төп "костягы"

"Уңыш" җәмгыятендә алда торган язгы кыр эшләренә әзерлек тулы көченә бара - техника һәм тагылма агрегатлар ремонты тәмамлану стадиясендә.

Быел чәчү кампаниясенең өзлексез һәм сыйфат белән башкарылуы алты берәмлек трактор "намусында" булачак - шуларның өчесе туфрак эшкәртәчәк, калган яртысы - чәчүгә чыгачак.

-Узган елда тракторларга капиталь ремонт уздырган идек. Быел, асылда, агымдагы ремонт белән генә чыгыштык. Әлбәттә, техника техника инде ул, кай җире сафтан чыгасын алдан белеп булмый. Өстәвенә арада 1987 елдан алып кулланыла торган трактор да, иномарка да бар. Шуңа күрә запас частьләргә кытлык тудырмау өстендә анык чаралар күрәбез, - дип сүз алган җәмгыятьнең баш агрономы Айнур Әхмәдиев, чыннан да базага күрше торак пунктларның берсеннән кирәкле запчасть хәстәрләп кенә кайтып кергән иде.

Тагылма агрегатларны хәзерлек сызыгына куеп бетерү юнәлешендә дә әлләни зур мәшәкать калмаган. Быел механизаторлар чәчкечләрнең кәтүкләрен сүтеп, өр-яңадан җыйган. Белгеч сүзләренә караганда, аларны агрегатлаштыру - төп эш фронты. Моннан берничә ел элек җәмгыятьтә ремонт эшләрен махсус оештырылган звено башкарган булса, коллектив җитәкчелеге, билгеле сәбәпләр аркасында, бу "сәясәттән" баш тарткан - хәзер һәр механизатор үз техникасын һәм тагылма агрегатын шәхсән ремонтлый һәм җавапны да үзе тота. Әлбәттә, эретеп ябыштыручы һәм токарь уңайлыклары һәрвакыт кул астында. Сүз уңаеннан, төп агрегатларның ныклыгын тәэмин итеп, әлеге җаваплы эшләрне, асылда, җәмгыятьнең баш инженеры Рәмис Галиев үзе башкара. Узган елда гына сатып алынган көнбагыш чәчкечен дә кырчылык тармагы хезмәтчәннәре аның җитәкчелегендә үзгәртеп корган - дымлырак туфракта эшләгәндә орлыкны тиешенчә күмеп бетерә алмаган машинага өстәмә элементлар куелган. Чөнки быел уңышлылар орлыкка дип үстереләчәк көнбагыш культурасы мәйданын 300 гектардан арттыру уе белән яши. Гомумән, хезмәт коллективында басу әйләнешен, базар таләпләренә таянып кына түгел, терлек азыгы базасы кичергән хаҗәтләрдән чыгып, тагын бер кат өйрәнгәннәр. Нәтиҗәдә терлек азыгын - аксымга, туфракны азотка баетучы борчакны 100 гектарда үстерүне планлаштырган механизаторлар, карабодайны да шуның кадәр мәйданда чәчүне максат итеп куйган. Айнур Әхмәдиев әйтүенә караганда, алар чәчү әйләнешен шундый итеп ясарга тырышкан ки, иртә культуралардан көнбагыш белән борчакны чәчеп бетергән арада, сабан культуралары өчен туфрак җитлегергә тиеш. Соңгы аккорд - җылы яратучы кукуруз. Әмма без ният кылабыз, Ходай Тәгалә үз кануннарын урнаштыра шул. Айнур белән һава торышы турында да бер-ике кәлимә сүз алыштык. Җирдә туң тирән түгел, кар менә шулай акрын гына эресә, дым туфракка сеңеп бетәр дип ышанасы килә, дип фаразлаучы агроном, февраль аенда көзге игеннәр торышын да күздән кичергән. Уртача 500 гектарда чәчелгән уҗымнар әлегә үзләрен яхшы хис итә. Тик аларның да язмышын язгы көннәр хәл итәчәк.

"Уңыш" җәмгыяте көн туса, ризык булыр дигән принцип белән яшәми. Быел ул һәр гектар сөрүлеккә 40-50 килограмм тәэсир итү көченә ия матдә исәбеннән минераль ашлама кертүне максат итеп куйган - республика бюджетыннан бүлеп бирелгән өстәмә сыйны кайтарып урнаштыру белән мәшгуль, 50 тонна ашламаны үз көче белән сатып алу җаен тапкан, товар кредиты хисабына юнәтү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмый. Орлык фондына килгәндә, барлык чәчү материалы да кондицияле дип белдерде Айнур. Өстәвенә, үз чыгымнарыннан артык калган карабодайның супер элита орлыгы белән базарга чыгу уе белән яшәүче хезмәт коллективы бүген тиешле документлар булдыру мәшәкате белән дә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев