Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ютазы игенчеләре уракка төште

Районда урып-җыю эшен Тукай исемендәге җәмгыять игенчеләре башлады – алар борчак уруга кереште.

 

 

Әлеге басуда, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җитәкчелегендә, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре катнашында хуҗалык җитәкчеләренең күчмә семинар-киңәшмәсе узды. Басудагы борчак тигез теземнәргә салынган. Ә еракта Марсель Йосыпов “иярләгән” МакДон комбайны эшли.

Кузаклы үсемлекләр – вакытын белеп урып-суктыруны таләп итә торган үсемлек. Чөнки бу эшкә иртәрәк яисә, киресенчә, соңрак тотынсаң, уңыш күпкә кимиячәк. Иң элек урып, теземнәргә салып, берничә көннән соң аны суктыру отышлырак. Бу күпмедер дәрәҗәдә урып-җыюдан алдарак бару дигән сүз, чөнки теземнәрдә чакта культура тулысынча өлгереп җитә. Авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин кыр эшчәннәренә шушы хакта сөйләде.

Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәгенең җирле бүлекчә баш агрономы Гөлнара Җиһаншина 2023 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүнең фаразланган мәйданы турында мәгълүмат җиткерде, шулай ук җитәкчеләр игътибарын күчмә фонд орлыклары белән көзге чәчү эшенең мөһимлегенә юнәлтте. Район башлыгы, уҗымнар турында сөйләгәндә, көздән чәчелгән культураларны урып-җыю эшен сузарга кирәкми, кичекмәстән аларны чабуга керешергә кирәк, дип ассызыклады. Гомумән алганда, Аяз Шәфыйгуллин билгеләп үткәнчә, сабан культураларының уңышы көзен чәчелгәннәреннән калыша. Көз көне чәчелгән үсемлекләр хәтта начар һава шартларында да гектарыннан 20-25 центнерга якын уңыш бирә. Шуңа күрә, диде ул, район игенчеләренә мөрәҗәгать итеп, эш өстенлекләрен яңадан карарга кирәк.

 

Урып-җыюда игенчеләрнең бурычлары

Район буенча 19 411 га бөртекле һәм кузаклы культураларны, 2293 га техник культураларны җыеп алу таләп ителә. Шулардан көзен чәчелгән бөртеклеләр – 1789 га, сабан культуралары - 17 622 га.

Уҗымнар: 1035 га - бодай, 754 га - арыш.

Сабан культуралары: 6393 га - бодай, 9740 га – арпа, 275 га – солы, 350 га –кукуруз (бөртек өчен), 214 га – карабодай.

Бөртекле-кузаклылар: борчак – 536 га, тары - 114 га.

Техник культуралар: рапс – 477 га, көнбагыш – 1647 га, соя – 169 га.

Роза ИСКӘНДӘР

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев