Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районында урак башланды

Кичә Тукай исемендәге җәмгыять механизаторлары игеннәрне урып-суктырырга кереште. Хәерле сәгатьтә!

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) Хуҗалыкның Подгорный зонасында урнашкан 197 гектарлы уҗым бодае басуына без килеп җиткәндә, беренче иген теземнәре барлыкка килергә өлгергән иде инде. Тукайлылар уракны аеры ысул белән алып бара. Киң алымлы ургыч белән җиһазландырылган комбайн  артыннан күзләр иярми - ашлык сугучы комбайннарга эш фронтын  Марсель Йосыпов тудыра. Бункеры ашлык белән тулу сәбәпле, эшен азга гына туктатып торган Айрат Зәйнуллинның кәефе шәп иде. “Бер бункерны озатырга да өлгердем инде,” – диде ул елмаеп. Хезмәттәше Расих Хәйдәров белән КамАЗ автомашинасына чираттагы бункерларын бушатып, бер-бер артлы тезелеп теземнәрне суга-суга чайкалып кырга кереп киткән сап-сары комбайннарны алтын төсле икмәк басуыннан аерып алмалы түгел иде.

- Контроль суктырып карау уҗым бодаеның һәр гектарыннан 30 центнердан артык бөртек чыгуын күрсәтте. Ашлыкның дымлылыгы да бик яхшы – 12,8 процент, - диде сөйли җәмгыять директоры Рамил Газизуллин.

Урып-җыюда мәшгуль булган комбайннарга ике автомашина – Ленар Усманов белән Илдар Садыйков хезмәт күрсәтә. Ындыр табагында да уракка хәзерлек күрелгән – кырдан кайткан икмәк ЗАВ машинасы аркылы чистартып чыгарыла. Киптергеч механизмнар да сафта, дип белдерде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев