Ютазы районында урак туры финиш сызыгына чыкты
“Фәйзрахманов”, “Гәрәев”, “Уңыш”, “Насыйбуллин”, “Әхмәтшина”, “Галиев”, “Хәйретдинов” агроормированиеләре Республика көнен урып-җыю эшләрен тәмамлап каршы ала. “АгроМир”, Тукай исемендәге, “Таң” агроформированиеләрдә көзге кыр эшләре зур куәт белән бара.
Республика җитәкчелеге дә Ютазы районы игенчеләре хезмәтенә югары бәя бирде – безнең районда узган атна эчендә генә дә планда каралган мәйданнарның 30 проценты урып-суктырылган һәм урак 77 процентта тәмамланып та өлгерде.
Икенче ел рәттән республикада урып-җыю эшләрендә мәшгуль булган механизаторларга матди стимул тудырып, “Иң яхшы комбайнчы” Президент бәйгесе игълан ителде. Инде беренче лидерлар да билгеле. Әмма бу ахыргы нәтиҗә түгел. Димәк, аз куәтле комбайннарда хезмәт куючы республика механизаторлары арасында беренче урында баручы “Таң” җәмгыятеннән Ринат Галиевка киеренкелекне киметергә ярамый!
Кырларда – комбайннар гөрелтесе
Сызылып киткән ашлык теземнәре... Кояшның җылы нурлары астында иркәләнеп кипкән бөртеклеләрнең сыйфаты тәмам җуелганчы, аларны җыйнап алып, ындырга озату – бүген һәр игенченең изге бурычы. Бәйрәкәтамак зонасында эшләүче “Нәбиуллин”, “Кадыйров” фермер хуҗалыкларында, Тукай исемендәге җәмгыятьтә комбайннар суктырып узган мәйданнар күз ачып йомган арада арта.
“Уңыш” җәмгыяте механизаторлары районда уракны беренчеләрдән булып тәмамлады. Механизатор Илдар Галиев туган авылы кырларында эшләп үскән кеше. “Ындыр табагына 20 бункерга кадәр озаткан көннәр булды”, - дип сөйләүче игенче без хуҗалыкка барган көнне соңгы гектарларда урып-җыю эшләрен алып бара иде. Урак белән беррәттән, хуҗалыкта салам җыйнала, туфракны туңга сөрүне дә җирбагарлар иртәгәсе көнгә калдырмый. Уңышлылар уҗым арышы чәчүне дә районда беренчеләрдән булып тәмамлады. Көзге бодай чәчү сроклары җиткәнне алар тулы хәзрелек белән көтеп тора. Сүз уңаеннан, механизаторлар көзге чәчүгә сыйфатлы орлык белән чыккан. Терлек азыгы хәзерләүгә килгәндә дә, тулы тәртип. Һәр шартлы мөгезле эре терлеккә 27 центнер азык берәмлеге тупланган.
Уракка - яңа көч белән
“Кәрәкәшле” җәмгыяте урып-җыю эшләренә быел биш берәмлек комбайн белән чыкты. Шуларның берсе дәүләтнең техника паркларын яңарту программасы буенча кайтып җиткән өр-яңа кыр корабы. Барлыгы 1700 гектардан артык мәйданда үстерелгән бөртекле культураларның яртысыннан күбрәге тиз арада җыйнап та алынды. “Хуҗалыкта һәр гектардан уртача уңыш 32 центнер чыкса, арада һәр гектардан 35 центнерга кадәр уңыш биргән арыш участоклары булды”, - дип сөйли хезмәт коллективы җитәкчесе Рузил Габидуллин.
Авылда кылны кырыкка бүләрдәй чор. Бер кырда игеннәр җыйнап алу барса, икенчесендә көзге чәчү башланды. Быел “Кәрәкәшле” җәмгыяте 600 гектарда уҗым арышы, 200 гектарда уҗым бодае чәчүне күздә тота.
Чиста юллар – йөз яктылы
Безнең маршрут Каразиректән алып Кәрәкәшле авылына кадәр узды. Кайсы якка гына барсак та, безне чиста юл буйлары озата барды. Бер җирдә юлчыларга сәлам биреп калучы алабута, тамыр җәйгән куаклар юк. Күрше торак пуктларга чыгып кергәннән соң, безнең юл буйларының никадәр яхшы тәртиптә булуына тагын бер инанасың. Бу “Төзекләндерү” предприятисе белән белән беррәттән, авыл җирлекләре хезмәт коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре, кыскасы, авыл интеллигенциясенең дә тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Чиста һәм тәртипле юл буйлары – Ютазы районы халкының чын йөзе.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев