Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районының урак алдынгылары

Таныш булыгыз, районда 2019 елның урып-җыю эшләрен яхшы темпларда алып баручы комбайнчылар.

 “Акрос” комбайнында хезмәт куючы “Уңыш” җәмгыятеннән Илдар Галиев сезон башыннан 2376 тонна яңа уңыш бөртеге суктырган. “АгроМир” җәмгыяте механизаторы Мәүзир Латыйпов “Нью-Холланд” комбайнында 1618 тонна бөртек җыйнаган. “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгыннан Эдауард Гайнетдинов “Акрос” комбайны бункерыннан ындыр табагына 1119 тонна бөртек озаткан. Тукай исемендәге хуҗалыктан Рөстәм Абдуллин “Акрос” комбайнында 952 тонна ашлык җыеп алган. “Кәрәкәшле” җәмгыяте игенчесе Нәфис Миңнегалимов КЗС комбайны бункерыннан 862 тонна ашлык озаткан.

“Уңыш” җәмгыяте механизаторы Нәсим Сабитов КСУ үзйөрешле чапкыч белән идарә итеп, 1252 гектарда игеннәрне чапкан. Марсель Йосыпов – Тукай исемендәге хуҗалыкның уңган механизаторларның берсе һәм ул сезон башыннан бөртеклеләрне 916 гектарда теземнәргә салган. “Таң” җәмгыятеннән Ирек Нигъмәтуллин КСУ комбайны белән 850 гектарда бөртеклеләрне чабып, сугуда эшләүче хезмәттәшләренә эш фронты тудырган. “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгыннан Мансур Насыйров 880 гектарда үсемлекләрне теземнәргә салган. “Кәрәкәшле” җәмгыяте механизаторы Ришат Әхмәтҗановка быел унынчы сезон эшли торган ЕС үзйөрешле чапкычы белән 671 гектарда бөртеклеләрне чапкан. “МакДон” комбайнында эшләүче “АгроМир” җәмгыятеннән Наил Гыйльманов 474 гектарда үсемлекләрне теземнәргә салган.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев