Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы райоында яңа терлекчелек тораклары үсеш ноктасы булачак

Хәзерге вакытта Ютазы районы территориясендә терлекчелек тармагын модернизацияләү максатында, булган мал торакларын республика программасы буенча капиталь ремонтлау белән беррәттән, заманча шартларда эшләячәк ике сөт комплексы, бер яшь маллар бинасы тергезү тулы куәтенә дәвам итә.

“Уңыш” җәмгыяте таналары яңа йорт туена әзерләнә

“Уңыш” җәмгыятендә 150 баш сыерга исәпләнгән торак төзелеше 75-80 процентка тәмамланып та өлгерде. Моннан тыш, яңа корпус белән янәшә савым залы да төзелә башлаган. 350 баш сыерга исәпләнеп тергезелә башлаган объектның нигезе салынган. Димәк, терлекчелек тармагын камилләштерү киләчәктә дә дәвам итәчәк - уңышлылар 2020 елда республика программасына янәдән кушылып, тагын 200 баш сыерга исәпләнгән торак тергезүне күздә тота.

Ә инде агымдагы ел төзелешен ноябрь аенда тәмамлауны күз уңында тоткан уңышлылар яңа бинага яшь ана малларны урнаштырачак. Бүгенге көндә каплатылган 100 баш тана яңа йорт туена әзерләнә дигән сүз. Ел ахырына кадәр аларның санын 150 башка тутырып бетерү – алда торган максатларның тагын берсе.

 

Республика грантына – сөт комплексы

Фермер Ансель Вафауллин быел Татарстан Республикасы программасы буенча 26 миллион 100 мең сум грант отты һәм әлеге сумма хисабына ул узган елда хуҗалык ысулы белән төзелә башлаган товарлыклы сөт комплексын тергезүне дәвам итә.

Бүгенге көндә 264 баш терлек сыешлы өр-яңа ферма кызгылт-сары түбәсе белән игътибарны үзенә җәлеп итеп, Ютазы-Акбаш автоюлы буеннан күренеп тора. Хәзерге вакытта биредә берьюлы ике бригада хезмәт куя. Подрядчыларның берсе төп корпусны тергезүдә мәшгуль булса, икенчесе савым залын тергезә. Димәк, “Ансель Вафауллин” фермер хуҗалыгында да товарлыклы сөт комплексы төзүнең бу әле беренче чираты гына. Киләсе елда фермер тагын шундый ук бер корпус төзүне күздә тота. Шулай итеп, якын киләчәктә ул барлык савым көтүен бер түбә астына алып бетерүне планлаштыра.

  

Хуҗалык ысулы белән төзелгән торак

Фермер Илдус Нәбиуллин хуҗалыгында исә агымдагы атнада яңа йорт туе булып та өлгерде – алты айдан зуррак 125 баш бозау өр-яңа абзарда яши башлады. Алар калын итеп салам түшәлгән араннарда бәйсез ысул белән асрала. Бинаның ике ягында да җыйнак кына утарлар ясалган. Димәк, бозауларга моцион шартлары да тудырылган. Хуҗалык бу объектны тергезүне узган елда үз көче белән башлады. Быел, ниһаять, аны файдалануга тапшырды. Фермер Илдус Нәбиуллин сүзләренә караганда, әле ахыргача үтәп чыгасы эшләр калган. Әйтик, шушы көннәрдә алар су скважинасы бораулауга керәшәчәк, димәк, яңа маллар торагының шәхси су линиясе булачак. Дүрт аранга бүленгән абзарга якын көннәрдә профилакторийдагы өч айлык бозауларны да күчерү күздә тотыла. Бу фермада малларның тыгызлыгын киметеп, алар арасындагы үлем-китемне чикләү, тәүлеклек артымны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев