Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы игенчеләренең хәзерлеге бар: нәтиҗәсе нинди булыр

Агымдагы атнада район агроколлективларында, язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшереп, республика комиссиясе эшләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре озатуында "Уңыш", "Таң", "Тимербаев", "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле", "АгроМир" һәм Тукай исемендәге агроформированиеләрдә булган республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре - игенчелек тармагын үстерү бүлегеннән әйдәүче советник Рамил Зиннәтуллин, терлекчелек объектларын механикалаштыру секторыннан әйдәүче советник Ришат Насыйров һәм башкалар эш куелышыннан канәгать калды. Беренче чиратта техника, авыл хуҗалыгы машиналары ремонтына, чәчү материалы сыйфатына, минераль ашлама тупланышына игътибар иткән комиссия әгъзалары, тиешле документацияне, шул исәптән, эш планнарын да метекләп тикшерде.

Кунакларда "Тимербаев" крестьян-фермер хуҗалыгының чәчү кампаниясенә хәзерлеге аеруча уңай тәэсир тудырды. Иркен мәйданда тезеп куелган тракторларның тагылма агрегатлар белән комплектлаштырылуыннан ук яхшы фикергә килгән белгечләрне орлык торышы - инде бер кат эшкәртелеп өлгергән чиста, эре бөртекләр тәмам әсир итте. "АгроМир" һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләр, һәрвакыттагыча, югарылыкта иде. "Таң" һәм "Кәрәкәшле" агроколлективларында техника һәм тагылма агрегатлар ремонтына карата комиисия әгъзаларында бераз шелтә сүзләре табылды. Гомумән алганда, районда язгы кыр эшләренә бара торган хәзерлекне министрлык белгечләре яхшы дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев