Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районы агроколлектив җитәкчеләре чәчү кампаниясенең эш планнарын яклады

Кичә Иске Урыссу авылы мәдәният йортына җыелган район агросәнәгать комплексы җитәкчеләре, белгечләре республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгат Таһирҗанов каршында язгы агрочаралар буенча төзелгән эш планнарын яклап чыкты.

Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре чыгыш тотканда, бер генә юнәлеш тә күз уңыннан төшеп калмады - техника күләме һәм аның хәзерлеге, чәчү структурасы, орлык фонды, ашлама... Соңгысына аеруча зур игътибар бирелде. Быел республика Хөкүмәте аграрчы алдына һәр гектар сөрүлеккә 65 килограмм тәэсир итү көченә ия матдә хисабыннан да ким булмаган минераль ашлама кертү бурычын куйды, дип ассызыклаган министр урынбасары, агроколлективларның никадәр туфракка өстәмә сый бирә алулары белән ныклап кызыксынды. Хуҗалыкларның банк кредитлары белән эшләү мөмкинлекләре дә көн кадагында торды. Ашлаган җир генә аш бирә - җыелышта яңгыраган төп фикер булды. Чарада район башлыгы Рөстәм Нуриев, район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев