Ютазы районы механизаторлары язгы чәчүгә әзер
Кичә район агроформированиеләрендә эшләгән республика комиссиясе шундый нәтиҗәгә килде.
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник хезмәте начальнигы Ришат Булатов җитәкчелегендәге комиссия агропредприятиеләрнең язгы кыр эшләренә хәзерлеген тикшерде. "Уңыш", "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле", "АгроМир", "Таң", Тукай исемендәге җәмгыятьләр, фермер Рөстәм Вәлиев базасында булган белгечләр механизаторлар куйган хезмәткә яхшы бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев