Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районының биш авыл хуҗалыгы белгече грантка ия булган

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләре грантына Ютазы районыннан биш кеше лаек булды.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан соңгы елларда игълан ителә торган "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләренә грант" иң яхшы эшчеләрне ачыклауны, алар башкара торган хезмәтнең дәрәҗәсен арттыруны максат итә. Быел иң яхшы һөнәрман булып, грантка биш белгеч лаек булды. Алар - "АгроМир" җәмгыяте баш зоотехнигы Айдар Ханбеков, баш ветеринария табибы Илнур Зарипов, баш инженер Зәйтүн Галимов, "Таң" җәмгыяте баш хисапчысы Мөнәвәрә Якупова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Зиләрә Сәетова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев