Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Үз орлыкларыбызны чәчәрбез!

Кайсы хуҗалык язгы кыр эшләренә яхшырак әзерләнгән?

 

Дүшәмбе көнне, 14 мартта, районда язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре кергән комиссия билгеләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгече Илнур Гарипов җитәкчелегендәге комиссия Ютазы районының 7 хуҗалыгында - "Р. Гәрәев”, “И. Нәбиуллин” крестьян-фермер хуҗалыкларында, “Уңыш”, “Кәрәкәшле”,  “АгроМир”, Тукай исемендәге, “Таң” җәмгыятьләрендә булды.

Тикшерү барышында комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, чәчү материалының, ашламаларның булуын, механизаторлар белән тәэмин ителүне, хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне һәм үсемлекчелек буенча тиешле чараларны башкаруны бәяләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «АгроМир» җәмгыяте алды, икенче урында Тукай исемендәге, өченчедә – «Уңыш» җәмгыятьләре.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре кыска вакыт эчендә техниканы, орлыкны, минераль ашламаларны әзерләп өлгерсеннәр өчен, быел бәйгенең бераз иртәрәк үткәрелүен билгеләп үтте.

– Чит ил орлыгы булмый икән, димәк, үзебезнекен чәчәрбез, – диде Андрей Борисов. – Сыйфат ягыннан алар чит илнекеннән калышмый.

Техника чәчүгә әзер диярлек, арадашчыларда чит ил авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьләр бар, ягулык-майлау материалларына килешүләр төзелгән, ашламалар булачак.

Шуңа күрә борчылырлык сәбәп юк. Чәчәрбез һәм эшләрбез!

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев