36 ел авылда сәламәтлек саклау тармагының алгы сызыгында
Гомерен Иске Урыссуга багышлаган фельдшер Лена Хафизова турында хикәят
Авылда фельдшер – гади медик кына түгел. Ул беренче ярдәмче, киңәшче, кайчак исә бәла килгәндә мөрәҗәгать итәрдәй бердәнбер кеше. Бу һәрвакыт шулай булды. Авылда яшәүче бар кеше дә шундук район хастаханәсенә йөгерми, башта алар ФАПка, үз фельдшерына бара. Лена Хафизова Иске Урыссу халкы өчен озак еллар нәкъ шундый – үз докторы була.
Бүген ул лаеклы ялда, әмма Лена Ильинична үзенең 36 ел гомерен халыкка хезмәт итмәккә багышлаган. Укол ясау дисеңме, йортлар буйлап йөреп, хәл белешү, балалар һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген күздә тоту, беренче ярдәм күрсәтү – авыл фельдшерының мәшәкате иксез-чиксез. Һәм тагын – диспансерлаштыру, профосмотрлар, авыруларны исәпкә алу... ы, учет больных… Барысын да санап бетерү мөмкин түгел! Боларның барысына да өлгерү өчен эшләргә генә түгел, яллар һәм бәйрәмнәр турында онытып, үз һөнәрең белән яшәргә кирәк. 1971 елда Бөгелмә медучилищесын тәмамлагач, Лена юллама буенча Иске Урыссуга килә. Ул күрше Азнакай районының Сарлы авылында туып үскән, әмма нәкъ Иске Урыссу аның икенче йортына әверелгән. Яшь белгеч буларак, Нурзидә әби йортында бер бүлмә бирәләр аңа.
"Таләпчән, бик чиста, намуслы әби иде, - дип хәтерли Лена Ильинична, – аның ярдәмендә тиз арада авылга ияләштем, кемнең кемлеген белдем".
Башта тәҗрибәле фельдшер Фәния Ибраһимова кул астында эшли, ул вакытта баш табиб таләпчән һәм югары квалификацияле белгеч Альберт Шамкин була. Бер елдан яшь белгеч авылда яшәүче һәркемне танып белә башлый. Чакыртулар күп, ул вакытта телефон бер конторада гына була.
"Авыл ФАПы фельдшеры – медик та, психолог та, тыңларга һәм ярдәм итәргә торучы изге күңелле кеше дә, – ди Лена Ильинична. – Кайчак кеше гомере синең карар-гамәлләреңә бәйле була".
Шуңа да чын медик нинди булырга тиеш сорасалар, ике дә уйлап тормыйча:
“Аралашучан һәм кеше язмышына битараф түгел”, - дип җавап бирә ул.
Язмышын ире Зәйтүн белән нәкъ эшендә бәйли ул. Бервакыт авыруны хастаханәгә илтү өчен машина кирәк була аңа. Колхоз "ЗИС-150" машинасын бүлә, аның руль артында исә Зәйтүн Хафизов утыра. Шулай танышып китәләр. Кич көне Зәйтүн Ленага кунакка килә, аны авыл клубына чакыра. Бабушка Нурзидә әби егетне яхшы белә, яшьләргә хәер-фатихасын бирә.
Зәйтүн Ленага һәрвакыт терәк була. Аның эш үзенчәлеген яхшы белә, һәрчак ярдәм кулы суза. Үзенең кызыл "Москвич"ында район хастаханәсенә авырулар илтә.
“Зәйтүн, машинаңа кызыл хач ябыштырырга кирәк сиңа!” - дип шаярта авылдашлары.
Лена Ильинична бүген дә ире Зәйтүн белән тату гомер кичерә. 53 ел бергә алар, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар.
"Иң мөһиме – вакытында дәшми калу", – ди хуҗабикә.
Хәзер алар 5 оныгы һәм 2 оныкчыгы хәстәре белән яши. Һәр ял саен балалары килә – чып-чын бәйрәмгә әверелә бу көн! Без килгән көнне алар лилия чәчәкләре утырта иде. Зәйтүн абый бер минут та эшсез утыра алмый – бар эшне бергәләп эшли алар. Ихата- куралары карап торгысыз! Кара туфракны бүгеннән күргәзмәгә алып кит инде менә. Түтәлләр тип-тигез. Ничек булдыра алар шулай, аптырарсың! Ике кыз һәм бер ул үстергән алар. Кызларының берсе, Гүзәлия, әнисе юлыннан киткән, ул да медик. Хафизовлар йортыннан бүген дә кеше өзелми, кемгә укол ясарга, кемнең кан басымын үлчәргә кирәк. Лена Ильинична – чын авыл интеллигенты өлгесе, гомерен халыкка хезмәт иүгә багышлаган кеше. Мондый кешеләр –районыбыз горурлыгы һәм күпләргә үрнәк. Хафизовларга ныклык-сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев