Әни сызган якты эздән
Әни турында сөйләсәк, ул бүген дә сеңлем белән минем гомер юлымны яктыртып торучы юлдаш дип әйтсәк, һич тә арттыру булмастыр.
Әни һәрвакыт – яшь чагында булсынмы, өлкәнәйгәчме – бервакыт салынган (бәлки, аксакаллар тарафыннандыр) тормыш кануннарына тугры калды. Аның иманы камил – балаларга кырыс тәрбия бирү мөһим, югыйсә тормыш аларны сындырачак. Иренә мөнәсәбәте турында. Биредә шуны билгеләү зарур, сыгылмалылык һәм кирәк чакта хәйләкәрлек табигать тарафыннан бирелгән аңа. Сер түгел, әтиебезне дә “тәрбияләде” ул. Кайчак сиздерми генә, хәтта хәйлә белән. Кайчак, халык шагыйре сүзләренчә әйтсәк: “саллы, тупас, күзгә бәрелеп торырлык итеп”. Тәрбияләрлеге дә бар иде шул. Авылдагы гадәти гаилә мәшәкатьләре искә төшә. Без, балалар, йоклыйбыз әле. Югыйсә, сыер күптән савылган, әти аны көтүгә куган инде. Моны сепаратның пулеметтан аткан тавыш чыгарып гөрелдәве аша аңларга була. Аннары әни, шалтыр-шолтыр китереп, сепарат өлешләрен юарга тотына, әти өстәл әзерли. Без инде торырга кирәклеген аңлый башлыйбыз. Ниһаять, әни безне иртәнге чәйгә чакыра. Без, солдатлар кебек үк булмаса да, яхшы кәеф белән җәһәт кенә өстәл артына килеп утырабыз. Ашаганда “кыйммәтле күрсәтмәләр” алабыз, аларны мотлак үтәргә кирәк. Һәм… сөйлибез дә сөйлибез. Кыш көне, өйләрдә рус мичләре булган заманнарда, эшкә киткәнче, әти-әни кызган мичкә я бәлеш, я чуенда борчак ашы тыга иде. Салкын урамнан җылы өйгә килеп керәсең, өстәлгә кап-кайнар ризык килеп утыра – күмәкләп, төшке аш аш ашыйсың. Әни кыстыбый пешерә башласа, әти һәрвакыт ярдәмгә ашыга – табада ләүәш кыздыра. Әти-әниебез безнең күңелдә, бәхәсләшә-бәхәсләшә, йорт эшләрен һәрвакыт бергә эшләүче кешеләр буларак калды. Тик шуны да әйтеп китү урынлы булыр, әтинең иң кирәк вакытларда эштә тоткарлана торган гадәте бар иде. Мәсәлән, бәрәңге алган вакытта. Ә безнең бәрәңге бакчасы, ай-һай, зур иде! Казу бер эш, уңышны җыеп, алып, базга саласы да бар. Караңгы төшеп бара, гаилә башлыгы юк та юк. Ниһаять, бераз кыек төяп кайтып керә ул һәм әнинең әрләвенә каршы тыныч кына җавап бирә: “Утыртылган әзер бәрәңгене казып кына алырсыз инде!” Эх, әти, бу сүзләрең өчен икенче көнне баш күтәрми эшләргә кирәк буласын белсәң иде син. Менә шундый икесе ике төрле кеше ничек йөрәген йөрәккә бәйли алгандыр? Аларның тарихы яхшы кино сюжеты булып тоела иде миңа. Алар Донбасста очрашкан. Сәнәгать төбәгендә. Әти – шахтер, шәп, дәртле егет. Шуңа карамастан, тормышка таләпләре дә зур була аның. Аның турында без башкалардан күбрәк белгәнр кебек. Гүзәл затларның йөрәген җилкендерүче бу егет үзе һәм иптәшләре өчен утка да, суга да керергә әзер була. Кайчак йодрыкларын да эшкә җигә хәтта. Тәвәккәл. Мәсәлән, бервакыт иптәшенең дүртенче сыйныфта укыган энебезне бер дә юкка кыерсытуын күрә ул. Сугып ега бу малай энебезне. Бер төркем малай-шалай исә мыскыллы елмаеп карап тора – кызык бит! Әтиебез җәһәт кенә койма аша сикереп чыга, малайлар янына йөгереп килә һәм теге малайны сугып җибәрә. Дәшмичә. Үгет-нәсихәт укымыйча гына. Һәм шул ук койма башыннан сикереп, китеп бара. Моны күреп калган әни аны, малайлар кырына барып, хәлне җайларга үгетли. «Гомергә булмаган хәл! – ди ул. – Укытучылар һәм әти-әниләре килсә, үзең җавап тотарсың”. Ул вакытта беркем дә дәгъва белдереп килми. Заманасы шундый була. Ул гынамы әле, малайлар шул вакыйгадан соң аерылгысыз дусларга әверелә. Су асты көймәсендә йөзәргә хыяллана алар. Спорт белән мавыгалар.
Безнең гаиләдә әти турында тагын бер хикәят яши. Шахтер булып эшләгән яшь чагында ул бервакыт барактагы әни белән бергә яшәгән бүлмәгә йөгереп керә һәм ишекне эчтән бикләп: “Шакысалар, ачарсың”, - ди. Һәм тәрәзәдән тышка сикерә. Бер-ике минуттан чыннан да ишеккә шакыйлар. Цехта бергә эшләгән өч иптәше, аны тәпәләргә дип, бүлмәгә атылып керә. Шулвакыт тылдан (димәк, коридордан), нәкъ детективтагы кебек, булачак гаилә башлыгы атылып килеп керә һәм аның тынычлыгын бозучыларны дөмбәсләп ташлый. Бу бәрелеш тә җиңүче һәм җиңелүчеләр арасында килешү белән тәмамлана. Әни, үзе сайлаган ярга тугры калып, өстәл әзерли. Кайчак яшьлектәге шушы үтә тәвәккәл кылыклары белән тыйнак, саф мулла кызының йөрәген яулап алгандыр кебек тоела миңа.
Ә ул... Ул аның капма-каршысы була. Патшабикәләргә генә хас төз буйлы. 50-60нчы елларда бер метр җитмеш сантиметрлы буй өстенлек түгел, кимчелек кебек кабул ителә иде. Чәчләрен ике толымга үреп, баш түбәсенә өеп куя һәм яулык бәйли иде. Яшел күзле, мөлаем, сөйкемле иде. “Әнием, без синең белән шулкадәр гүзәл!” - үсмер чагымда әйтелгән бу сүзләрне үзем хәтерләмим дә. Минем “тыйнаклыгым” турында белдерәселәре килсә, һәрвакыт моны искә төшерәләр иде. Әти-әнием кайда һәм ничек очрашкан соң? Романтикага бай урында – шахтер ашханәсендә очраша алар. Әнием, бидон күтәреп, чиратның иң азагында аш алырга тора. Әйе, ул чорда эшчәннәргә шундый өстенлек бирелә. Әти, аның янына килеп, үзе янәшәсенә басарга чакыра – ул алдарак торган була. Бу егет аңа ошамаса, ул аның артыннан ияреп китмәс иде. Кыз бу кеше турында ишеткән була инде. Менә хәзер күрә дә. Шулай итеп дуслыклары бөреләнә аларның. «Весна на Заречной улице» дигән яхшы фильм бар. Андагы төп каһарман миңа әтиемне хәтерләтә.
Әтиебез әнидән күпкә алда бакыйлыкка күчте. Әни йортыбызны үзебезчә үзгәртергә рөхсәт итмәде. Миңа пластмасса йорт кирәкми. Әтиегез төзегән йорт торсын, янәсе. Һич мактану булмасын, ихатабыз чыннан да һәрвакыт каралган, тәрбияле, уңайлы иде. Башта әниебез, аннары, ул картайгач, безнең тырышлык белән. Көчләп эшләгән эш түгел иде бу. Ата йортында тәртип урнаштырасы килгәнгә. Яз көне бүрәнә өйнең эчке ягын юу, мендәр һәм юрганнарны коймага элеп, җилләтү – гадәти күренеш иде.
...Әти белән әни исән чакта ихата тутырып йөгереп йөргән сабыйларыбыз – бүген инде өлкәнәйгән, үз максатына ирешкән, тормышка башкача карашта булган кешеләр. Безнең ихата тәрбияле – үлән чабылган, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасында ни генә юк иде. Җәй көне биек шомырт агачы астында өстәл әзерли идек. Әмма... Әни өлкәнәйгән саен вакыт үзенекен эшли һәм без боларның барысының да бервакыт бетәчәген аңлый идек. Бу мохитнең, чәй өстәле артында сөйләшеп утыруларның, һәр тәрәзәдән баккан кояш нурларының һәм... якланганлык хисенең дип әйтимме. Бүген әтинең ныклы капкасыннан атлап кереп, ишекне киереп ачып: “Әни!” – дип дәшәсе килә... Күңелемдә иң якты бер образ сакланып калган. Мин, бәләкәй генә кыз, өйдән ерак түгел тыкрыкта әнинең эштән кайтуын көтәм. Менә ул урам буйлап атлый. Бераз арыган. Аңардан урам һәм эш исе генә түгел, җылылык, уңайлылык, тынычлык бөркелә. Ул безнең арабызда юк инде. Әмма ул бар иде. Яшел күзләре һәм мөлаем елмаюы туганым белән мине әлегә кадәр җылытып торсын өчен аның кайчандыр булганлыгы да җитә безгә. Ул безнең хәтердә чын, тулы канлы тормыш белән яшәүче кеше кеше буларак яши. Чыннан да булган, иң яхшы хатирәләр саклана йөрәктә. Һәм аның якты нурлы эзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев