Колхозчы – горур яңгырашлы төшенчә
«АгроМир» ҖЧҖ механизаторы Нәфис Галимовның кыр корабы – Нью-Холланд тракторы белән идарә итүне тапшырырдай кешеләре бар.
Кыр кораблары космик корабларга бәрабәр
Сүз Галимовның алты яшьлек оныгы Эмиль турында бара, ул әти-әнисе, олы һәм кече сеңлесе белән Урыссу бистәсендә яши. Алар атна саен Бәйрәкәгә киләләр. Хәер, әйдәгез, тәүдә барысын да аңлатып китик әле. Хәбәрдар булмаганнар өчен, «АгроМир» Бәйрәкә авылына карый һәм районның авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә алдынгылардан санала. Биредә һәр механизатор, ә алар уннан аз гына артыграк, киң юнәлештәге белгеч: эш күләменә карап, бер генә түгел, ә бәлки берничә авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүгә сәләтлеләр. Әйтик, бу көннәрдә Галимов Нью-Холланд тракторында 2000 гектар мәйдандагы бөртеклеләрне урып-җыюдан соң бушаган туфракны төп эшкәртү белән шөгыльләнде. Көндез ул 40 эталон гектар эшкәртә, гомуми сезон өчен исә бу сан 1500 гектар тәшкил итә. Терлек азыгы әзерләгән чорда ул К-700 техникасына күчеп утыра һәм сенаж, силос тыгызлау эшен башкара. Сүз уңаеннан, «АгроМир» ҖЧҖендә сусыл азык өчен траншеялар төпле, заманча технологияләр буенча эшләнгән. Көзге чәчү биредә Нәфис Галимов катнашлыгында 2000 га мәйданда башкарылган. Культиватор-компактор ярдәмендә ул чәчү җирен әзерли. Әлеге аграр чара туфракны төп эшкәртүдән соң үткәрелә.
- Башта орлыкларны туфракка салу тирәнлеген билгелисең, - дип аңлата Галимов, - бездә ул 5 сантиметр. Ягъни барысы да төгәл булырга тиеш, чөнки теләсә нинди тайпылыш тишелеш дәрәҗәсен киметә, нәтиҗәдә буш участоклар калырга мөмкин. Минем бурыч - киң эләктереп алу агрегаты ярдәмендә орлык чәчү өчен иң уңайлы шартлар булдыру. Ягъни орлыклар уңдырышлы туфракка эләгергә тиеш. Орлык чәчү югары җитештерүчән Цитан чәчкече белән башкарыла. Ә инде киләсе агросәнәгать чарасы – тигезләү. Болар барысы бергә шытым һәм үсеш активлыгын тәэмин итә.
Эссе көн баешлары артта калды
Әйткәндәй, соңгы елларда район игенчеләре язгы түгел, ә бәлки көзге культураларга өстенлек бирә. Әлбәттә, бу эш катлаулы, әмма ләкин уңайлы һава шартларында бөртеклеләрнең уңышы күп тапкырга югарырак. «АгроМир» ҖЧҖендә көзге культураларның уртача уңышы гектардан 45 центнер тәшкил итә. Аерым участокларда исә ул гектардан 50 центнергача җиткән. Быел көз киләсе ел уңышы өчен биредә 200 гектар җир бүлеп бирелгән: сынау участогында уҗым рапс чәчкәннәр.
- Кышкы чорда ни белән мәшгульсез? - дип сорыйм Галимовтан.
- Кышын совет чоры МТЗ-82 тракторына күчеп утырам, аңа Де Лаваль азык таратучыны тоташтырам һәм сыерларга иртәнге-төшке-кичке аш "өләшәм". Янә дә иномарка-азык таратучы тиешле рацион – тупас, сусыл азыкны һәм фуражны яхшылап бутарга сәләтле. Аның комплектында бушату транспортеры бар. Механизатор бара, сыерларның җимлекләренә азык керә тора.
Дөресен әйткәндә, бүген җирдәге эш совет чорындагы кебек түгел. Замана шәхсән үзе хәзерге аграрийга җитди шартларын куя, операцияләрне дөрес-төгәл оештырырга, ягулыкны, вакытны, авыл хуҗалыгы техникасы кулланышын бушка сарыф итмәскә мәҗбүр итә. Сер түгел, авылда калырга һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе тармагында әтиләре эшен дәвам итәргә теләүчеләр ифрат аз яки бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Ә инде совет чорыннан бирле хезмәттәгеләр элеккечә сафта кала. Алар яңа техниканы җиңел һәм бик теләп үзләштерә. Мисал өчен, Галимов эшли торган шул ук Нью-Холланд (New Holland Т7060) тракторын алыйк. Трактор электрон идарә системасы белән җиһазландырылган, алгарак китеп әйтик, бу гамәл аның алты яшьлек оныгын аеруча җәлеп итә. Аннары монда пневматик асылмалы ике кресло, көйләү чаралары шактый, җылыту һәм кондиционер системасы, киң пыяла мәйданлы кабина, тавыш кимәлен чикләү дә каралган.
Нәфис Галимов билгеләп үткәнчә, чиста киемдә эшкә китәсең, чиста килеш өйгә кайтасың. Җәйге кызуларда кабинада бик уңайлы, тузан һәм эсселек галәмәте тышта кала. Кыр корабы, механизатор тарафыннан бирелгән идарә итү программасын үтәп, мөстәкыйль рәвештә диярлек алга бара. Штурвалга ул, әйтик, кыр уртасындагы электр баганалары янындагы борылышлар вакытында гына тотына. Иген кырларында гизүче кораб шулкадәр мавыктыргыч һәм матур күренеш ки, төбәк егетләребез өчен ирексездән горурлык хисе кичерәсең. Ни генә димә, колхозчы булу бүген абруйлы. Гәзит укучыларны «колхозчы» сүзе борчымасын, чөнки ул, нигездә, авыл хуҗалыгын күмәк алып баруны аңлата. Иҗтимагый төрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хокукый статусы (колхоз, КХ, АО, ҖЧҖ...) үзгәрә тора, әмма ләкин җирдә эш кимеми. Икмәк җитештерергә кирәк. Ватан амбарларын Ютазы икмәге белән тулыландырган, илнең азык-төлек программасын үтәүгә үз өлешен керткән һәм кырларда ташландык җирләрне булдырмау өчен тырышкан төбәк игенчеләребезнең сөялле кулларын хөрмәтләп кысарга гына кала. Һәм янә дә. Һич арттыру булмас, бүген безнең игенчеләр яхшы гына акча эшли. Һәрхәлдә, «АгроМир»да механизаторларның хезмәт хакы ярыйсы гына түгел, шактый югары.
Алты яшьлек Эмиль – игенче нәселе дәвамчысы
Ә хәзер исә «полк улы» – Эмиль турында сөйләшик, ул бабасы белән кырда вакыт үткәрүне һичнигә дә алмаштырмаячак.
- Әтисе яки әнисе кырга алып килмәсә, - дип елмая Нәфис Галимов, - велосипедка утыра да минем янга үзе килә. Аңа трактор кабинасында бик ошый. Инде идарә итүне дә белә. Иртән без эшне иртә башлыйбыз, шуңа күрә үзем белән кабымлык – ипи, йомырка, колбаса ишене алам... Оныгым минем белән тәмләп ашый. Безнең хуҗалыкта төшке аш шәп, тәмле – итле шулпа, икенчегә дә туклыклы ризык. Эмиль дә механизаторлар белән бергә тамак туйдыра... Берчак шулай арып китте бу. Мин трактор кабинасы идәненә спецовканы җәйдем, шунда иркенләп йокымсырап алды... Ремонт эшләре вакытында да ярдәм итәргә ярата. Аның өчен солидол майлы гайкалар һәм болтлар – һәртөрле уенчыктан да яхшырак. Берзаман өйгә баштанаяк пычранып кайтып керде бу. Хатыным елмаеп кына куйды: су бар, кер юу машинасы да...Менә шундый егеткәй үсеп килә. Аңардан сигез яшьлек Амелия, ике яшьлек Айлина да калышмый – кыр ягына карап кына торалар.
Кем белә, вакыты җиткәч, чыннан да колхозчы булып китәрләр бәлки? Авыл хуҗалыгы тармагындагы эш гаҗәеп күпкырлы бит ул. Бер урында тормый, үсә, камилләшә.
- Кагыйдә буларак, җомга көнне әти-әни янына киләбез, - ди Эмильнең әнисе Инзилә (Нәфис һәм Рәмзия Галимовларның олы кызлары), - якшәмбе кич кенә Урыссуга кайтабыз.
- Әти-әниегезгә ярдәм итәсездер, эш җитәрлектер?
- Әлбәттә, бездә бит тереклек йорт тулы, ике бакча да бар.…
- Ата-анагыз сыер асрамыйдыр инде?
- Нишләп асрамасын ди? Сыерыбыз, үгез, бозавыбыз, казлар, тавыклар да бар, - дип сүзгә кушыла йорт хуҗабикәсе Рәмзия.
Ханым авылда почта элемтәсе бүлеге начальнигы булып эшли.
- Авырдыр, мөгаен…
- Бер авырлыгы да юк, - ди ул. - Терлек азыгына кытлык юк. Иң мөһиме, вакытны дөрес бүлергә кирәк.
- Хәзер бит элеккечә түгел, агач утырткан җиргә барыргамы, урмангамы, сыерлар өчен печәнне кул белән чабаргамы, дип аптырасы юк, - дип аңлата Нәфис Галимов. - Төргәкле печән һәм башка төр азык белән хуҗалык тәэмин итә. Ә инде авыл кешесе өчен терлек ашату, җыештыру ишеләр яңалык түгел. Барысы да үзебезнеке – ите, сөте, йомыркасы…
Әңгәмәдәшләремнең йорт хуҗалыгын алып бару мәсьәләсе белән аңлаштык, болай булгач. Галимовлар чыгышы белән Бәйрәкә авылыннан. Монда аларның ата-аналары, ата-бабалары яшәгән һәм эшләгән. Үзләре дә хезмәткә кечкенәдән өйрәнгән, җирдә эшләү аларга шатлык кына. Нәфис Галимов армия хезмәтен Германиядә үтә. БМП-2 механик-йөртүчесе булып хезмәт итә.
- “Бабайлар” җәфаламадымы соң? - дим.
- Төп хезмәт вакытында юк, - дип җавап бирә якташыбыз, - ә менә уку мәлендә андыйлар очрады. Тик алар безне, авылныкыларны, читләтеп үтә иделәр.
- Ни өчен?
- Ни өчен икәне аңлашыла, авыл егетләре нык бит. Болытларда очып йөрмиләр, аякларында нык басып торалар. Теләсә нинди һөҗүмгә шулай ук җавап бирергә мөмкиннәр, башка сорамаслык итеп…
Хәзер инде Эмильнең кемгә охшаганлыгы аңлашыла. Һәрхәлдә, шунысы анык – малай, бабасы шикелле үк, болытларда очып йөрми, җирдә нык басып тора. Хәер, авыл хуҗалыгы җитештерү тармагының тәҗрибәле эшчесе Нәфис Нәсим улы Галимовның үзенә дә хезмәт урынында нинди дә булса ташламалар кирәклеге хакында сөйләргә иртәрәк әле.<>
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев