Миңнурда рәссам Рафаэль уяну тарихы
Көрәш-Бүләктә тәү карашка гади бер пар – Миңнур һәм Рәйсә Шәриповлар яши.
Миңнур Мәхмүт улы Бәйрәкә һәм Бәйрәкә-Тамак авыллары арасында урнашкан, әлеге вакытта исеме генә калган Әптекәш авылында туып үскән. 1942 елгы якташыбыз беркайчан да үзенә эшсез утырырга ирек бирмәгән. Миңнурның рәссам Рафаэльне үзендә кайчан уятканын тәгаен әйтүе кыен, әмма иҗади башлангыч аңарда кечкенәдән яши кебек. Кем белә, тиешле уку йортларын тәмамласа, язмышы нинди булыр иде икән?.. Ничек кенә булмасын, Көрәш - Бүләк авылы читендәге йортта чын сәнгать төрләре яши. Аларның хуҗасы – Миңнур Шәрипов. Өй бусагасыннан атлап кергәч тә, ирексездән агачтан ясалган гаҗәеп җан ияләренә игътибар итәсең. Йортта гаилә башлыгы эшләренә мактаулы урын бирелгән. Бу көнкүреш әйберләре генә түгел, ә гаилә тарихының җанлы персонажлары. Менә затлы агачта әнисенең назлы һәм шул ук вакытта көчле образы чагылыш тапкан. Мәңгелек чималда сакланып калган Ана портретының һәр сызыгында улының аңа карата хөрмәте, мәхәббәте һәм якты истәлеге укыла. Ә менә хатыны, Рәйсә ханым. Миңнур ага хатынын гына түгел, үзенең, сәнгатьчә әйтсәк, музасын һәм таянычын да сурәтләгән. Ханым йөзендәге йомшак сызыкларда гаилә башлыгының аңа карата булган тугрылыгы, эчкерсез тойгылары сизелә... Шәриповларның бүгенге гаилә тормышы акрын гына ага. Олы яшьтә инде алар тулы хуҗалык тотмыйлар, әмма сарык-тавыклардан баш тартмыйлар. Кызлары Гөлнур да әти-әниләре белән бергә яши, һәрдаим булыша. Олы кызлары Әлмәттә. Әтиләре таланты балаларына күчмәсә дә, алар шулай ук чын мәгънәсендә гүзәл хезмәт ияләре булып калалар. Өйдә һәрвакыт булышалар, йортта чын сәнгать туарга мөмкин булган уңайлылык һәм тынычлык мохитен тудыралар. Әти кеше иҗат иткән арада өйдә тәртип һәм җылылык хөкем сөрә, һәм бу аның талантын тулысынча ачарга мөмкинлек бирә. Хәер, иҗатчының тәртибе беркадәр тәртипсезлеккә тиң. Әлбәттә, иҗади тәртипсезлеккә.
- Хәтерлим,-дип елмая Рәйсә ханым, - без Азнакайда яшәгәндә, эштән кайтканда, фатир столяр остаханәсен хәтерләтә иде. Бөтен җирдә агач йомычкалар. Димәк, ирем чираттагы эшләнмә өстендә утырган.
- Сукранмадыгызмы? - дип сорыйм чал чәчле хатыннан.
- Юк, - ди. - Нигә? Ул бит эш белән мәшгуль. Эштән соң сыра эчеп югалмый. Өйгә, яраткан шөгыленә ашыга. Бүген кайчак ачуы кабара: барсын алырга да яндырырга! Берсен дә бирмим, дим. Аларда безнең үткәнебез, бүгенгебез чагыла бит. Безнең тормыш дигәндәй.
- Ә Көрәш- Бүләккә ничек килеп эләктегез соң?
- Үз вакытында мин Яңа Чишмә районының бер мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыттым. Унынчы сыйныфтан соң Бөгелмә педучилищесын, соңыннан пединститутның читтән торып уку бүлеген тәмамладым. Элек кая җибәрсәләр, шунда эшли идек бит. Ронодан мине ул вакытта Баулы районының Бәйрәкә-Тамак мәктәбенә җибәрделәр. Соңыннан Көрәш-Бүләк мәктәбендә, Хатирә апа белән эшләдек. Бик әйбәт укытучы һәм яхшы кеше иде ул. Ә булачак ирем монда шофер булып эшли иде. Сүз уңаеннан, алар туган авылллары Әптекәш бетерелгәннән соң гаиләләре белән шушы төбәккә күчкәннәр. Азнакайга инде без соңрак күчендек. Кызлар мәктәпне бетергәч, яңадан бирегә, иремнең туган йортына кайттык. Аның әти-әнисе инде олы яшьтә, ярдәмгә мохтаҗ иделәр. Каенанам мине килен, ә каенатам кызым дип йөртте. Яхшы, тату яшәдек. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, миңа гомумән авыл тормышы ошый. Баулы районының җиләкле урман янында урнашкан туган авылым Шәрәй дә күңелгә ифрат якын. Кече туганым да Ленинградтан шунда кайтты. Көрәш-Бүләкнең табигате искиткеч гүзәл, Ык яр буе, яшел киңлекләр... Без ата йорты урынында яңа өй төзедек, бүген дә шунда яшибез. Бәрәңге бакчасы зур. Ирем хезмәт сөючән, һәр яклап ышанычлы кеше.
Ветеран педагог Рәйсә Имам кызының холкы – сабырлык, кырыслык һәм йомшаклыкның гаҗәеп кушылмасы ул. Миңнур белән Рәйсә Шәриповлар менә шул рәвешле үзләренең агач йортларында имин гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы агачка сырлап үзенең тамырларына һәм якыннарына булган мәхәббәтен мәңгеләштерә. Хатыны исә зирәклек һәм яхшылыкның үзе. Ә инде аларның агач шедеврлар белән тулы йортлары чыннан да иң кыйммәтле төшенчә -- гади, чын мәгънәсендә Кеше шатлыгы саклана торган гаҗәеп бер урын ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев