Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов Әбсәләм авылында яшәүче тыл эшчәне Наҗия Галимованы котлады
Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов Әбсәләм вәкиле, тыл хезмәткәре Наҗия ханым Галимовага Ил Президентыннан котлау хаты, Татарстан Рәисеннән һәм район башлыгыннан истәлекле бүләк тапшырды.
... Ул кунакларга ерак 1929 елдан бага. Карашы элеккечә үткер түгел, билгеле, ни дисәң дә, бер гасыр диярлек гомер үтелгән. 97 яз, 97 кыш, һәркайсы түземлеккә, сабырлыкка сынау булган. Әмма олы яшь иясе барыбер да мөлаем, ярыйсы нык күренә. Котлауларга Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы, авыл ветераннар советы рәисе дә кушыла. Буш кул белән килмәгән алар. Һәм бу гадәти ихтирам белдерү генә түгел. Дәүләт дәрәҗәсендә зур хезмәт иясен олылау. 40 нчы елларда ул чактагы яшүсмер кызның илебез өчен сарыф иткән тырышлыгын зурлау.
Якташыбыз тарихы БАССРның Туймазы районы Илчембәт авылында башлангыч ала. Ишле гаиләдә бала-чага шаяруларына урын булмый. Авыр хезмәткә исә – рәхим ит. Өлкән бала буларак, Наҗия таңнан тора, караңгы төшкәч кенә ята. Замандашларыбыз өчен алабута чүп үләне булса, 40 нчы елдагыларга ул чын-чынлап яшәеш чыганагы. Алабута бит ул ашарлык түгел, шундый ачы, дияр кемдер. Өлешчә хаклык бар бу сүзләрдә.
- Ә без аны иң кадерле үсемлек кебек көтә идек, - ди Наҗия Мәсгуть кызы. - җыябыз, яхшылап төябез, аз гына он өстибез, бутыйбыз, кәлҗемә кабартмалары шунда ук ашалып бетә.
Колхозда ул чорда эш көненә кеше башына 200 грамм он бирелә. Көне буе бил бөгеп эшләгән өчен түләнгән хезмәт хакы. Ул еллардагы фотолар сакланмаган. Әмма сөйләгәннәр аша күз алдына китереп була. Яз. Авыр, юеш җир. Трактор тырманы өстери, ә тырмага ул, чандыр гәүдәле кызчык баса. Нигәме? Үз авырлыгы белән каты балчык кисәкләрен ваткалар, чәчүлек җирне бераз булса да йомшартыр өченгә. Аяклар бата, куллар тимергә тотынган, ә трактор алга таба бара. Тешләр шакылдый, аяклар сиземләвен югалта, күзләргә тузан тула... Сугыш. Бөек Ватан сугышы. Байтак еллар узгач, әлеге үсмерләрне тыл хезмәтчәннәре дип атаячаклар. Фронтовиклар белән беррәттән алар кыр станында Җиңү маен якынлаштыруга бәһалап бетергесез өлеш кертә. Әйткәндәй, якташыбызның әтисе дә сугышта була, каты яраланудан соң өйгә кайта. Аннары аны хезмәт лагерына, урман кисүгә җибәрәләр. Озакламый әти кеше вафат була... Наҗия Галимова печән чабуда, фермада беренчеләр рәтендә була. Кул көче белән 15-20 сыер сава, бозаулар карый ул. Янә дә бетмәс-төкәнмәс юллар. Ахирәтләре белән күрше районга базарга баралар. Кунарга берәрсенә сорап керәләр. Өйдән сөт, май алып киләләр, иң кирәк нәрсәләргә – шырпы, тоз. җеп, күлмәклек тукыма кисәге ишеләргә алыштыралар. Чакрым-чакрым юллар, яңгыр, тәмам хәлдән таю. Әмма өйдә кече туганнары көтә, түзәргә кирәк.
Язмыш диген: аның Ибат бабасы, Кәмилә әбисе заманында хәлле хуҗалардан саналган. Атлар тотканнар. Узган гасырның 30 нчы елларында моның өчен кулак дип аталганнар. Түшәкләрен әбисе авылдашларына үзе тараткан. Ә менә атларын, йорт хайваннарын тартып алганнар. Ярый әле авылда, колхозда калырга рөхсәт иткәннәр, читкә сөрмәгәннәр. Арытаба эшләргә мөмкин, димәк... Якташыбыз нәселенә тугры кала. Эш аны ярата. Сугыш чорында идарәгә боерык килә: иң эшчән, көчле-чыдам колхозчылар исемлеген төзергә. Урман кисергә. Наҗия исемлектә беренче булып теркәлә. Әйе, бу инде сиңа алабута кабартмасы ашау түгел... Ул чор кешеләре туклануы турында сүз чыкканда, еш кына эшче куллар җитмәү сәбәпле басуда бәрәңге җыелмый калуын искә алырга кирәк. Бәрәңге шул килеш кар астында кала. Яз җитүгә барысы кырга чыга. Туң җирне чокыйлар, кышлаган бәрәңгене эзлиләр. Туң, баллы тәм кергән, әмма ләкин ачлыктан сакларлык. Кем белә, бәлки шул бәрәңге беркадәр озын гомерлелеккә булышлык иткәндер?..
Әбсәләмгә Наҗия килен булып төшә. Биредәге егеткә кияүгә чыга. Ире белән кырык ел бергә гомер кичерәләр. Дүрт бала үстерәләр. Бүген хөрмәтле апабыз кызлары тәрбиясендә, хәстәрендә. Тик еш кына тәрәзәгә бага, уйга тала ул. Уйлары үткәннәргә алып китә. Яшәеш басу аша үтү түгел диләр. Ә менә якташыбыз басу аша да үтә, байтак кыенлыкларга да дучар була. Әмма өстәлдәге яңа пешкән икмәк кадерен белүче чал чәчле ханым өчен гади тормыш шатлыклары бихисап. Киләчәктә дә шулай була күрсен...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев