Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына

Берлинда Плетцензее мемориалында Муса Җәлилне искә алдылар

6 февральдә Берлиндагы Плетцензее мемориалында cовет һәм татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә чәчәк салу тантанасы узды. Чара аның тууына 120 ел тулуга багышланган иде.

Тантанада Русиянең Германиядәге илчесе Сергей Нечаев, Русия дипмиссиясе һәм Берлиндагы рус йорты хезмәткәрләре, татар диаспорасы вәкилләре һәм ватандашлар катнашты. Катнашучылар мемориалга чәчәкләр салдылар, шагыйрьне искә алдылар.

Сергей Нечаев тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады, бигрәк тә Көнбатышта тарихны фальсификацияләү омтылышлары шартларында. Ул билгеләп үткәнчә, яшь буын әтиләренең һәм бабаларының батырлыкларын истә тотсын өчен, җәмәгатьчелеккә объектив дөреслекне җиткерергә кирәк.

Плетцензее мемориалы – Берлиндагы иң әһәмиятле истәлек урыннарының берсе. 1933 елдан 1945 елга кадәр биредә 20 илдән 2,8 меңнән артык кеше җәзалап үтерелгән. Ел саен комплекска меңләгән кеше килә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/berlinda-pletcenzee-memorialynda-musa-alilne-iska-aldylar-5919958

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев