Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Чара

Путин Тукайның 150 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итүне оештырырга кушкан

Россия Президенты Владимир Путин 2036 елда татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итүне федераль дәрәҗәдә оештырырга кушкан.

Дәүләт башлыгының тиешле указы хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган. Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукайның 150 еллыгын федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәргә тәкъдим иткән иде.

РФ Хөкүмәте бөек татар шагыйренең 150 еллыгын бәйрәм итү һәм әзерләү буенча оештыру комитеты төзергә һәм аның составын расларга тиеш.

Моннан тыш, Хөкүмәткә классикның юбилеен әзерләү һәм бәйрәм итү буенча төп чаралар планын эшләүне һәм раслауны тәэмин итәргә кирәк.

Төбәкләрнең хакимият органнарына һәм муниципаль хакимиятләргә тиешле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда катнашырга тәкъдим ителде.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/putin-tukainyn-150-ellygyn-federal-daraada-bairam-itune-oestyryrga-kusty-5923372

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев