Урыссу үзәк район хастаханәсе Яңа 2022 елны яхшы күрсәткечләр белән каршы алды.
Хастаханәнең актлар залына җыелган табиблар һәм өлкән шәфкать туташларын бәйрәм белән котлаган баш табиб Светлана Шакирова үзе җитәкли торган хезмәт коллективының 2021 елда үз алдына куйган бурычларны, асылда, пациентлар кабул итү, тирәнәйтелгән диспансеризация уздыру буенча планны тулаем үтәвен зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте .