3 август 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында чыгыш ясад
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында катнаша. Утырышта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Хәерле көн, хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар! Сезне чын күңелдән Казан шәһәрендә сәламлим! Дөньяның төрле почмакларында, Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче татарлар өчен бүгенге көн аеруча мөһим....
-
Ютазы районы халкын республика буенча Пенсия фонды бүлеге җитәкчелеге кабул итте
Бүген республика буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесенең урынбасары Сергей Шашуров Ютазы районы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге бинасында пенсия закончалыгына кагылышлы сораулары булган район халкын кабул итте.
-
Ютазы районы механизаторлары терлек азыгын мулдан туплыйлар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кырчылык тармагыннан бирелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә җәмгысы 12 900 тонна печән, 47 400 тонна сенаж әзерләнгән. Хәзерге вакытта "АгроМир", "Кәрәкәшле", "Таң", "Гафиятов" агроформированиеләрендә яшел урак көйле бара. "Уңыш" җәмгыятендә печән планга карата 100 процент тупланган булса, "Таң" агроколлективында хуш исле азык 130 процентка...
-
Разил Вәлиев: Без барыбыз да - мөһаҗирләр
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае кысаларында чаралар уза. (Казан, 2 август,"Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Бу минутларда "Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы" музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" темасына "түгәрәк өстәл" форматында очрашу башланды. Утырыш Татарстан Дәүләт Советының...
-
Иске Каразирек авылы балалары тончыккан кешегә ясалма сулыш алдыра белергә өйрәнгән
Кичә Иске Каразирек авылында террорчылыкка каршы чара узган.
-
1 сентябрьдә мәктәпкә бару-бармау мәсьәләсенә нокта куелды
Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек.
-
Урыссулы Кристина Касланова уй-теләкләрне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр зур дип саный
Кичә Урыссу бистәсенең "Очрашу урыны"нда район мәдәният, мәгариф, социаль өлкә хезмәткәрләре очрашты.