Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер.