"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы
Моннан 90 ел элек, 1 июньдә Ютазы районының Ташлы авылында туган Әнвәрия Хәсәнша кызы Гәләүтдинова бүген бәхетле картлыгын бөтен уңайлыклары тудырылган фатирда каршы ала.
Тумышы белән Бәйрәкә авылыннан булган Асия Зумагул кызы Гарифуллина, Бөек Ватан сугышы башланганда сигез яшьтә генә булуына карамастан, әтисенең фронтка чыгып киткән көнен бүгенгедәй хәтерли.
Район башкарма комитеты каршындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең бүген узган утырышында җиде административ беркетмә тикшерелде.
Кичә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Яңа Каразирек авыл клубы янында бәйрәм оештырдык .
Эх, кайтасы иде балачакка… Ваемсыз, самими, юк кына кызыкка да кулларын чәбәкли-чәбәкли сөенгән сабыйларны күргәч, йөгерә-йөгерә балачакка кайтасы килде.
0