Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин Ютазы районы гражданнарын кабул итте.
Депутатка сугыш чоры балаларына ташламалар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен торак, бала тәрбияләгән өчен пособие түләү срогын яшь ярымнан өч яшькә кадәр озайту турында сораулар бирелде.