Ютазы районында җитештерү тармагы - тотрыклы
Ютазы районы тормышында традицион уза торган гражданнар җыеннарына старт биреп, кичә районның беренче шәхесләре сәнәгать предприятиеләре эшчеләре белән очрашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина катнашучыларга узган елда район күләмендә башкарылган эшләр турында сөйләде.