Марсель Сәлимҗанов — «Татар театрын Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрә»
Атаклы драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин хатирәләрендә аның хакында: «Марсельдә лидерлык сәләте көчле иде. Ул мине үз дәрәҗәсенә күтәрде. Гаять тыйнак иде, әмма һәрвакыт үз фикере булды», — дип искә ала.