Урыссудагы Балалар иҗат үзәгендә «Дуслык биләмәсе» яшьләр мәйданчыгы ачылды.
Балалар иҗат үзәге педагоглары «Беренчеләр Хәрәкәте» активистлары һәм «Активистлар Лигасы » волонтерлары белән берлектә планетадагы иң төп балалар бәйрәме — Балаларны яклау көнендә яшьләр өчен «Дуслык биләмәсе» мәйданчыгы ачылуын билгеләп үттеләр.