Урыссуның мәдәният йорты мәйданында - Май чабу, ә стадионда - мотор тавышы
Урыссу бистәсендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда җырлар, биюләр һәм коймаклар белән Май чабу бәйрәме барган арада, бистәнең икенче башында, «Энергия» стадионы картодромында адреналин һәм тизлек белән тулы тамаша барды.