21 май 2020 яңалыклары
-
Ютазы районында «Безнең ишек алды» программасы эшли башлады
ТР Президенты инициативасы белән кабул ителгән “Безнең ишек алды” күп вәгъдәле программа, ниһаять, бу атнада үз эшенә кереште.
-
Ютазылыларны яманлыктан Рамазан ае да тоткарлап кала алмый
Май аенда район торак пунктларында заманча ясалган каты көнкүреш калдыклары куела башлады.
-
Кече Урыссу авылында спорт мәйданчыгы артачак
Кече Урыссу авылында моннан берничә ел элек сүтелгән иске мәдәният йорты урынында тиздән универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
-
Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлады
2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары идентификацияләнде инде. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.
-
Ютазы районында терлек азыгы уручы техника кабул ителде
Бүген район агросәнәгать тармагы предприятиеләрендә терлек азыгы хәзерләүдә катнаша торган һәр төрле техниканың печәнгә төшәргә әзерлеге бәяләнде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык техникасы сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов һәм Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре беренче эш итеп “АгроМир” җәмгыятенә килде. Һәм, һәрвакыттагыча, бәйрәкәлеләр печәнгә төшәргә тулы хәзерлек күрсәтте: кырга уннан артык терлек азыгы хәзерләүче техника һәм ташу өчен унга якын машина чыгачак.
-
Ютазы районында «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы старт алды
2020 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Ютазы районында да, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы узачак.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөтендөнья бал кортлары көне уңаеннан Татарстанда аларның һәлак булуын булдырмау буенча нинди чаралар күрелүе турында сөйләде
20 майда 2017 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куелган Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Эш киңәшмәсе барышында Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов умартачыларны бәйрәм белән котлады.
-
Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ
Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!