21 июль 2020 яңалыклары
-
Район үзәегенең Яшьләр тыкрыгынада яктылык җитәрлек түгел
Урыссу бистәсендәге бу йорт ишек алды, киресенчә, зур һәм иркен. “Восток” ТМШ җитәкчесе Рамил Канзафаров сүзләренә караганда, йорт алды территориясен кыш көне нык итеп кар баса. Явым-төшемле һава торышында күлләвек җыела һәм ул су подъездларга агып төшә. Шуңа күрә “Безнең ишегалды” программасы буенча капиталь ремонт биредә машина йөрү юлын өр-яңадан ясаудан башланачак. Моның өчен иске асфальт юл җимереләчәк, аның нигезе ныгытылачак. Югарырак дәрәҗәдә тротуар салыначак.
-
Урыссу бистәсендәге Горький урамында яшәүчеләрне черек коймалар борчый
Урыссу бистәсендәге Горький урамы, 4а санлы йорт ишеге янындагы реклама тактасына ишек алдын төзекләндерү буенча җыелыш узачагын хәбәр итеп эленгән игъланда күрсәтелгән сәгатькә яшәүчеләр җыелды. Кем әйтмешли, форум бар иде.
-
“Таң” җәмгыяте арыш суга
Урыссу авыл җирлегендә урнашкан “Таң” җәмгыятендә бүген урак башланды.