21 сентябрь 2011 яңалыклары
-
Автомобильне Интернет аша теркәү
"Электрон чират" ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлекчәләрендә уңышлы эшли. Бу турыда бүген без Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ начальнигы, өлкән лейтенант М. Гәрәев белән сөйләшәбез.
-
Халык уңайлыгы өчен
Бүген рәсми интернет-сайтта сораулар бирү, бәяләмә бирү, хат җибәрү яки on-line камерадан файдалану мөмкин.
-
Бакчалар белән проблемалар юк
Районның мәктәпкәчә белем бирү челтәренә 14 балалар бакчасы, 2 комбинацияләнгән төрдәге балалар бакчасы, балалар үсешенең бер юнәлеше буенча өстенлекле эшчәнлекне тормышка ашыручы гомуми үсеш төрендәге 4 балалар бакчасы керә.
-
Екатериновка газ һәм юл көтә
Шимбә көнне Димтамак авыл җирлеге составына кергән Екатериновка авылында кече авыллар көне узды.
-
Егетләр дә, кызлар да сынатмады
Чиләбедә 15 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр билбау белән көрәш беренчелеге узды. "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Алия Бәдретдинова (тренер Рамил Касыймов) 66 кг авырлык категориясендә 10 катнашучы арасында өченче булды. Тренер Ринат Ситдыйков тәрбия-ләнүчесе Рөстәм Садыйков 90 кг авырлык категориясендә, 14 дәгъвачы арасыннан, пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.
-
Герләр көчсезләр өчен түгел
Узган шимбәдә "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында шәхси-команда чемпионаты һәм ТРның гер спорты буенча беренчелеге узды.