23 март 2020 яңалыклары
-
Чәчүлекләрне тукландыруны иртә башлау агрегатларга һәм эшләүчеләргә йөкләнешне нәтиҗәлерәк бүләргә мөмкинлек бирә: Татарстанның 31 районы язгы кыр эшләренә керештеләр инде
Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.
-
Алматалы Михаил Минеев көрәшче дә, төзүче дә
Узган атнада башкала кунаклары – Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Казан шәһәренең “Ак Барс” кара-каршы көрәш сарае директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов озак еллар дәвамында милли көрәш келәмендә бил бирмәгән безнең райондашыбыз Михаил Минеевны күптән түгел булып узган туган көне белән тәбрик итте.
-
Салкын Чишмә авылыннан Сәгыйдә Галиевага 90 яшь
Күптән түгел районыбыз табигатенең әкиятләрдә язылганча иң матур, гүзәл җирләренең берсе булган ямьле Салкын-Чишмә авылында туып үскән Сәгыйдә Галиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
-
Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы турында сөйләде
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.